Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Туган көнең белән, Нурия!

12 февраля 2021, 08:00

628

0

1

Туган көнең белән, Нурия!

Һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы, коллективта үзенең төгәллеге, пөхтәлеге белән аерылып торучы хезмәттәшебез, баш бухгалтерыбыз Нурия Зөфәр кызы Фәйзрахманованың бүген, 12 февральдә, туган көне – олуг юбилеен билгеләп үтә..
Оптимист рухлы, шат күңелле хезмәттәшебез өчен ихлас куанабыз. Төпле фикере, хезмәттәге осталыгы белән коллективта гына түгел, республика күләмендәге үзәк офиста да аның һөнәри осталыгын югары бәялиләр. Туган проблемаларны хәл итү юлында аның фикере төпле, дәлилле булуы белән аерылып тора.
Аны бүгенге бәйрәме белән чын күңелдән котлап, бәхетле гаилә тормышы, саулык-сәламәтлек, тазалык-тынычлык, җан тынычлыгы һәм күңел көрлеге телибез. Тормыш иптәше Марсель белән куанычлы гомер юлы үтәргә язсын; улы, кызы һәм оныклары аңа бары шатлыклы мәшәкатьләр генә бүләк итсеннәр. Алга таба да аларның игелекләрен генә күреп яшәргә язсын.
Киләчәктә дә бергә-бергә матур итеп эшлик. Һәр аткан таң куанычлы хәбәрләр генә алып килсен.
Изге теләкләр белән: “Әтнә таңы” газетасы коллективы.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев