Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Туган көнең белән, Раилә Салихҗан кызы!

28 августа 2019, 09:05

1526

0

13

Туган көнең белән, Раилә Салихҗан кызы!

Ары авылында гомер итүче, авыл мәдәният йортының җитәкчесе, кадерле тормыш иптәшем Раилә Салихҗан кызы Кадимованың бүген гомер бәйрәме.

Язмыш адәм баласын сындырмакчы булып, төрле сынаулар бирә. Вакыты белән аның җиле дә каршыга исә. Җан да өши. Менә шул вакытны сабыр гына уздырып җибәрә алучыларны Аллаһы Тәгалә үз канаты астына алып, бәхет ишекләрен ача. Менә шул бәхетнең кадерен белеп, яшәү мәгънәсенә төшереп яшәргә өйрәтә. Шуны аңлап яшәүчеләрнең һәр көне бәхетле. Безнең бүгенге көнебез әнә шундый.

Һәр аткан таңны синең белән каршылый алу, синең елмаюыңны күреп сөенү, сәламәт булып, авыл халкына шатлык бүләк итеп яши алуыбыз, балаларга терәк-таяныч булу – моннан да зур бәхет була алмый. Ә синең җитезлегең тумыштан. Күлле Киме авылы сине дөньяга килгәндә ут белән каршылаган, авылдагы янгын вакытында тугангадыр сиңа “Ут кызы” дип исем дә тапкан. Синең күңеленә дә аның очкыны төшкән. Шул очкынны сүндермичә, янып яшәү бәхете насыйп булган. Киләчәгебез дә шулай булсын. Сәламәт булып, тигезлектә, бер-бербезне хөрмәт итеп яшәргә язсын.

Язмышыбыз сине – миңа язган,
Мине – сиңа, диеп юраган.
Күкләр безгә никах укыганнар,
Аллаһыбыз бәхет юраган.

Котлы булсын, җаным,туган көнең,
Сау-сәламәт булып, мең яшә.
Гомер буе безнең юлларыбыз
Булсын иде һәрчак янәшә.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фидаил Кадимов. Теләкләремә балалар да кушыла.

Оставляйте реакции

13

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев