Уч төбенә сыя торган йөрәгебез
Мин, Бәрәскә авылыннан Хөснетдинов Рифкать кызы – Гөлсинә Вәлиуллина Казан шәһәрендә яшәсәм дә, авылга еш кайтып йөрим.2018 елның август аенда авылдагы өйгә кергән суымны, әйтеп тә тормыйча яптылар. Балалар кайтты – су юк, бик уңайсыз булды. Күп тапкырлар мөрәҗәгать итүемә карамастан, авыл җирлеге идарәсендә минем гозеремә колак салучы булмады. Күршеләрем Фәүзия апа, Әлфинур апа, Таһир Садриев, аның тормыш иптәше Тәнзилә, Надия апа – барысы да ул вакытларда миңа ярдәмгә килде. Хуҗалык җитәкчесе Илгиз Хайруллинга зарымны сөйләдем һәм ул өч көн эчендә авыл егетләре белән миңа чын мәгънәсендә сюрприз ясады. Безне сулы иткән Рәүф абый Вафинга, Өшкәтә авылыннан Әнвәргә, экскавторщик Айдарга, Әгъзәм улы Алмазга, Кәрим улы Ришатка, сыйныфташым Тәлгатьнең улына олы рәхмәтемне белдерәм – бар да чын күңелдән ярдәмгә килделәр. Рәхмәтемнең иң олысы – Илгиз Вилдан улына, аның тормыш иптәше Сәриягә, уллары Ильяс гаиләсенең, оныклары Саматның игелеген күрергә язсын.
Гел шулай кыю бул бөркеттәй,
Хыялың, өметең зур булсын.
Башлаган эшләрең һәрвакыт
Ходаем бары тик уң булсын.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшем,
кызларым- кияүләрем, оныкларым исеменнән
Гөлсинә Вәлиуллина. Казан шәһәре.
Нет комментариев