Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яңа Җөлби авылында яшәүче кадерле әнием Хоббуллина Әминә Нәҗип кызының 12 мартта 80 яшьлек юбилее.

12 марта 2021, 09:00

634

0

0

Яңа Җөлби авылында яшәүче кадерле әнием Хоббуллина Әминә Нәҗип кызының 12 мартта 80 яшьлек юбилее.

Бүген безнең өчен яшәү өлгесе, тормыш маягы булган иң газиз кешебез, сөекле әниемнең туган көне. Кадерлебез, син күңел матурлыгын саклап, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яши беләсең. Безне дә үзең кебек итагатьле, сабыр һәм түзем булырга, туганнарның, тормышның кадерен белергә өйрәтеп үстердең. Бүгенге көндә дә син безгә төпле киңәшче, җаныбызны җылытучы, гаилә учагын сүндермичә саклаучы иң изге, иң кадерле кешебез.
Кадерлебез! Бәйрәмең котлы, көннәрең кояшлы, гомерең озын, бәхетләрең мул булсын. Безнең күңел җылыбызны тоеп, игелегебезгә куанып озак яшә. Киләчәгең тынычлыкта һәм муллыкта узсын.
Без яшибез, әни, син булганга
Тормышларның белеп кадерен.
Сиңа ныклы саулык телибез без,
Исәнлектә үтсен гомерең.
Гомереңне безгә багышладың,
Кояш булып безне җылыттың.
Тыныч гомер бирсен сиңа Ходай,
Бәрәкәтле булсын тормышың.
Рәхмәт сиңа барсы-барсы өчен,
Игелегең кайтсын үзеңә.
Насыйп булсын йөзгә кадәр яшәп
Оныкларың бәхетен күрергә.
Иң изге теләкләр белән кызың Гөлүсә, киявең Ленар, оныкларың Илдар-Алсу, Илнур-Резеда, Рәсүл-Гүзәл, оныкчыкларың Илмир, Эмиль.Бу теләкләргә кода-кодагыйларың да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев