Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яңа Өҗем авылында гомер итүче әтиебез Мөхәммәтҗанов Хатиф белән әниебез Мөхәммәтҗанова Саниянең гаилә корып яши башлауларына 1 ноябрьдә 50 ел була.

01 ноября 2019, 09:14

1067

0

0

Яңа Өҗем авылында гомер итүче  әтиебез Мөхәммәтҗанов Хатиф белән әниебез Мөхәммәтҗанова Саниянең гаилә корып яши башлауларына 1 ноябрьдә 50 ел була.

Кадерлеләребез! Без сезне алтын туегыз белән ихлас котлыйбыз. Һәм сезгә карап сокланабыз. Әти-әниең исән булу һәм аларның тату гаилә булып гомер итүе - безнең өчен дә зур куаныч. Без сез кабызган учак җылысын тоеп, сезнең тырыш хезмәтегез белән тәрбияләнеп үскән балалар. Бүген инде оныкларыгыз да сездән үрнәк алып, сезне ихтирам итеп, сезнең киңәшләрне тотып яши. Барыбыз да тату гаиләнең нигезе – ихласлык, мәхәббәт, ышаныч һәм тугрылыкта икәнлеген сезгә карап аңлап яшибез. Парлы булганда гына яшәү үз матурлыгы белән ачыла шул.
Кем сокланмас сезгә карап бүген,
Сөбханаллаһ, күзләр тимәсен!
Ходай сезгә үзе ярдәм иткән
Сайлаганда гомер юлдашын.
Тагын бик күп еллар тигезлектә
Матур парлар булып яшәгез.
Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын,
Балкып торсын тормыш чәчкәгез!
Насыйп булсын бала, оныкларның
Игелеген сезгә күрергә.
Һәм безгә дә Ходай язсын иде
Бриллиант туегызны күрергә!
Изге теләкләр белән балаларыгыз Ризәлә-Илфар, Хәниф-Назгөл, оныкларыгыз Илнар-Айзилә, 
Рузилә, Ирек,Әдилә,Айзилә, Райхан, 
оныкчыгыгыз Алсу.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев