Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яңа Шашы авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары ХАЛИКОВА ГӨЛНАРА ӘХМӘТҖАН кызының 9 июньдә туган көне – 50 яшьлек юбилее

09 июня 2022, 16:19

347

0

0

Яңа Шашы авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары ХАЛИКОВА ГӨЛНАРА ӘХМӘТҖАН кызының 9 июньдә туган көне – 50 яшьлек юбилее

Яңа Шашы авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары ХАЛИКОВА ГӨЛНАРА ӘХМӘТҖАН кызының 9 июньдә туган көне – 50 яшьлек юбилее. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Җаваплы һәм тынгысыз хезмәтендә эчкерсезлегең, ихласлылыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, авырмый, кайгыхәсрәт күрми, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!

Тынычлыгың булсын күңелеңдә,

Эшләрең дә барсын, гөрләсен.

Гомер буе синең йөрәгеңдә

Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.

Иң изге теләкләр белән районның башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев