Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яңа Шашы авылында яшәүче сеңлем Гыйниятуллина Зөлфия Рәхимҗан кызының 22 октябрьдә 50 яшьлек юбилее.

26 октября 2018, 09:54

848

0

0

Яңа Шашы авылында яшәүче сеңлем  Гыйниятуллина Зөлфия Рәхимҗан  кызының 22 октябрьдә 50 яшьлек юбилее.

Кадерле сеңлем Зөлфия! Сине ихлас күңелдән күркәм бәйрәмең белән тәбрик итәбез, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Син бик тә бәхетле, чөнки синең яраткан хезмәтең, сине хөрмәт итеп, яратып яшәүче тормыш иптәшең, балаларың, киленең, сөеп туя алмаслык оныгың бар. Без гаиләдә 6 бала үстек, барыбыз арасында син иң булганы, иң уңганы, һәрчак ярдәм итүчесе, кемдә нинди эш бар, үз машинаң белән көннең төрле вакытында килеп, аш-су әзерләүче һәм оста итеп мәҗлесләр алып баручы да. Шулай ук балаларыгызга югары белем биреп, өлкән әбине тәрбиягә алып караучы да син. Киләчәктә дә тормыш иптәшең, балаларыңның игелекләрен күреп, туганнар белән татулыкта яшәргә язсын сеңлем Зөлфия.
Сәламәтлек белән шатлык 
Юлдаш булсын гомергә.
Яшик туганлыкны саклап
Гөрләшеп бергә-бергә!
Иң изге теләкләр белән Түбән Шашы авылында яшәүче апаң Гөлсия. Бу теләкләргә барлык 
туганнар да кушыла.  

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев