Этнэ таны

Яңа Шимбер авылында туып, Бактачы авылында гомер иткән Галиева Зәйнәп габдулла кызына 5 декабрьдә 90 яшь тула.

--, 5 декабрь 2018 - 09:03
57
0
2

Олы йөрәкле, акыллы, юмарт, балаларын, оныкларын өзелеп яратучы кадерле әниебез. Сине олы юбилеең белән ихлас котлыйбыз. Сиңа тән сихәте, күңел тынычлыгы телибез.
Әниемнең чал чәчләре бүген,
Матур итеп тарап үрелгән.
Көлемсерәп карауларың, әни,
Һичкайчан да китмәс күңелдән.
Синең назлы, эшчән кулларыңны
Һәрчак тоям үзем иңемдә.
Алсуланып пешә кабартмалар
Утын яккан мичнең түрендә.
Бар булганын саклап тота белдең,
Булмаганны юктан бар иттең.
5 балаңны, әни, күз караңдай
Назлап, көйләп саклап үстердең.
Бар оныклар Бактачыда булды,
Шунда уйнап, шунда ныгыды.
Яңа сауган сөтләр эчә-эчә
Битләренә алсу йөгерде.
Утын ярды кемдер, кайсы чүп утады,
Тәгәрәшеп шунда үстеләр.
Еллар шулай үтте
Инде бар да олыгаеп
Үз юллары белән киттеләр.
Барлык балаларың, оныкларың
Бер табынга бүген җыелган.
Туган көне белән котлап ак әбине
Итәгенә янә сыенган.
Син барында, әни, безгә рәхәт әле
Син булганда безгә бик җиңел.
Синең безгә кылган догаларың аша
Ябык капкалары ачыла бу җирнең.
Сиңа булган чиксез рәхмәтемне
Шигырь юлларына саламын.
Ак кәгазьгә төшкән һәр сүземдә
Исән булуыңны теләп каламын.

Барлык балаларың исеменнән улың Фердинанд.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: