Яңа Шимбер авылында туып үсеп, Югары Көек авылында яшәүче Нуриева Лилия ФИдаил кызының 19 ноябрьдә 25 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине чын күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа тазалык-саулык, бәхет-шатлык, күңел тынычлыгы телибез. Киявебез Әнис белән тигезлектә яшәп, балаларыгызның игелеген күреп, озын гомер кичерергә язсын.
Юбилеең кебек куанычлы
Булсын җирдә һәрбер мизгелең.
Исәнлектә һәм шатлыкта үтсен,
Кадерлебез, бөтен гомерең!
Бүгенге көн бүләк итсен сиңа
Күңелләрдән җылы нурларны.
Озын гомер, саулык бирсен Ходай,
Насыйп итсен имин елларны.
Иң изге теләкләр белән әтиең Фидаил, әниең Люция. Бу теләкләргә Фәнил абыең гаиләсе дә кушыла.
Нет комментариев