Яңа Әтнә авылында яшәүче Борханова Надия Әхмәтсафа кызының 18 декабрьдә 60 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Күк йөзендәге иң якты йолдыз кебек, син безнең юлыбызны яктыртып, юл күрсәтеп яшисең. Тырышлыгың, сабырлыгың аша ирешелгән уңышлар күпләргә үрнәк. Озак еллар пешекче хезмәтен башкарып, син төгәллек үрнәге, гаделлек өлгесе булдың. Киләчәктә дә безнең ышанычлы терәгебез булып, сәламәтлектә, тигезлектә, балалар, оныклар куанычын күреп, озак еллар яшәргә Ходай насыйп итсен.
Яшәүнең мәгънәсен төшенеп,
Асылын сеңдереп күңелгә.
Хезмәттән тәм табып яшәргә
Тугансын икән син бу җиргә.
Яшә әле һәрвакыт елмаеп,
Борчулар кермәсен күңелгә.
Бәхетен кояшы нур сипсен,
Сүрелми гомер-гомергә.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рүзәл,
улларың Айрат, Айнур.
Нет комментариев