Әтнә таңы

Яңа Әтнә авылында яшәүче кадерле әтиебез, бабаебыз Каюмов Габтелбәр Габдрахман улының 17 сентябрьдә 65 яшьлек юбилее.

--, 17 сентябрь 2019 - 06:00
80
0
0


Кадерле әтиебез! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа саулык-сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез. Син тормыш авырлыкларын җиңә киләсең, балаларыңа, туганнарыңа, изгелек, мәрхәмәтлелек үрнәге булып яшисең. Өегез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез.
Котлы булсын, әти, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына
Табып була олы бәхетне.
Иң изге теләкләр белән әниебез, улың Глүс-Илсөяр, кызың Гөлүзә-Илсур, оныкларың Гадел, Радел, Ильяс.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: