Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яңа Әтнә авылында яшәүче САБИРОВА НӘКЫЯ ГАБДЕЛХАК кызы 14 март көнне күркәм юбилеен билгеләп үтә

14 марта 2022, 16:36

598

0

0

Яңа Әтнә авылында яшәүче САБИРОВА НӘКЫЯ ГАБДЕЛХАК кызы 14 март көнне күркәм юбилеен билгеләп үтә

Яңа Әтнә авылында яшәүче САБИРОВА НӘКЫЯ ГАБДЕЛХАК кызы 14 март көнне күркәм юбилеен билгеләп үтә. Һәр яңа көн туган саен, Раббыбызга шөкер кылабыз. Чөнки без бәхетлебез, бүгенге көндә кайтып керер өчен әти-әни йорты, киңәшләшер өчен сөекле Әниебез бар. Кадерле әниебез, дәү әниебез! Юбилеең белән котлап, сиңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, пар канатлы тормыш телисебез. Без, балаларыңның кадер-хөрмәтен, оныкларыңның самими яратуларын туган көнеңдә генә түгел, һәрвакыт тоеп яшәргә насыйп булсын. Балалар, оныклар хәсрәте сине читләтеп үтсен. Аллаһы Тәгалә биргән гомерне сабырлык, шатлык-куаныч белән үтәргә язсын. Безгә бик күп еллар Әни, диеп дәшәргә язсын иде.

Исән-сау бул, әни, бәхетле бул,

Тик гомерле генә бул инде.

Бу дөньяда әнидән дә газиз,

Якынрак кеше юк инде.

Сине яратып, иң изге теләкләр белән кызларың-кияүләрең, оныкларың. Котлауларга әтиебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев