Әтнә таңы

Яна Шашы авылында яшәүче Низамова Дилара Муллагали кызының 6 июльдә туган көне – 65 яшьлек юбилее

--, 6 июль 2022 - 09:55
264
0
0

Яна Шашы авылында яшәүче Низамова Дилара Муллагали кызының 6 июльдә туган көне – 65 яшьлек юбилее. 
Кадерлебез! Бәйрәмең белән ихлас котлап, сиңа нык сәламәтлек, гаилә шатлыгы, күңел тынычлыгы, бәхет-куанычлар белән тулы озын гомер, тигезлек телибез. Әрнү-сагыш белмә, һәрвакыт шулай мөлаем, олы йөрәкле, ярдәмчел бул. Изге дөньяның барлык рәхәтләрен күреп, балаларыңның, оныкларыңның ихтирамын, күңел җылысын тоеп бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
65 ел узып киткән
Сизми дә сизелми дә
Тормыш юлын синен кебек
Матур утәр кем генә…
Син бәхетле: гаиләң тигез,
Инсафлы балаларың.
Кылган гамәлләре белән
Кабатлый аналарын.
Акыллы да, сабыр да син.
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.
Ин изге теләкләр белән тормыш иптәшең, кода-кодагыең, балаларың, оныкларың исеменнән улың Рәмис, киленең Алинә, Сәйдә һәм Адел.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: