Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әйшияз авылында гомер итүче Нуриева Рәмзия Рәхимулла кызына 12 июльдә 50 яшь тула.

12 июля 2018, 16:30

831

0

0

Әйшияз авылында гомер итүче Нуриева Рәмзия Рәхимулла кызына 12 июльдә 50 яшь тула.


Кадерлебез! Сине юбилеең белән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын телибез. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле, ихтирамлы, игътибарлы булып, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп, мул тормышта яшәвеңне Раббыбыз насыйп итсен. Гаилә тигезлеге, җан тынычлыгы, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын. Алга таба да җизни белән бергә тигезлектә, шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!
Күпме булса җирдә изге теләк –
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бары шатлыклар!
Иң изге теләкләр белән барлык туганнарың
исеменнән Рания, Ленар, Ләйсән, Рамил, Гөлназ, Диләрә, Алия, Равилә, Равил.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев