Әтнә таңы

Әйшияз авылында гомер кичерүче якын кешебез – Сәхипов Реваль Фәйзрахман улының 11 июль көнне олуг бәйрәме – 70 яшь тулган көне.

--, 10 июль 2020 - 09:51
202
0
0

Кадерле әтиебез! Сине ихлас күңелдән шушы матур юбилеең белән котлап, иң изге, иң ихлас теләкләребезне юллап калабыз. Күңел түребездә сиңа карата булган рәхмәтләребезне сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Сабыр, миһербанлы, ихлас күңелле синдәй әтиләр бик сирәктер. Сез әни белән бергә безне кадерләп үстердегез, укытып, олы тормыш юлына очарга канатлар бирдегез. Безнең  ныклы таянычыбыз,  яклаучыбыз да, саклаучыбыз да сез. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта яшәргә насыйп булсын! Сәламәт бул, әти, һәр туар таңыңны сөенеп каршыла!
Гаилә нигезе ныклы синең белән,
Рәхмәт һәрбер төпле сүзеңә.
Безгә булган изгелегең, игътибарың
Савап булып  кайтсын үзеңә!
Без бәхетле, әти, син булганга,
«Балам», – диеп өзелеп торганга.
Рәхмәт әйтеп, баш иябез сиңа,
Бүген, 70 яшен тулганда.

Иң  изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: