Югары Бәрәскә авылында яшәүче Бикмуллина Назирә Нурый кызының 3 гыйнварда 80 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез! Без сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән тәбриклибез. Саулык-сәламәтлек, тынычлык, балаларыңның, оныкларыңның игелекләрен күреп, безне куандырып яшәвеңне телибез.
Әниебез!
Теләкләрнең телибез изгеләрен,
Бәхетләрнең телибез зурысын.
Шатлыкларның телибез көтмәгәндә
Килә торган иң-иң нурлысын...
Маңгаеңа төшкән аксыл чәчләр,
Сөйкемлелек бирә йөзеңә.
Барысы өчен рәхмәт сиңа әни,
Исәнлегең белән йөз яшә!
Син булганда гына без бәхетле,
Син булганга якты көнебез.
Кыш аенда ишелеп кар яугандай,
Ап-ак бәхет-шатлык телибез.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең,
балаларың, киленнәрең, оныкларың.
Нет комментариев