Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Югары Көек авылында гомер итүче кадерле әтиебез Сафиуллин Рәис Хабул улының 12 июль 70 яшьлек юбилей көне.

13 июля 2018, 16:05

967

0

0

Югары Көек авылында гомер итүче кадерле  әтиебез Сафиуллин Рәис Хабул улының  12 июль 70 яшьлек юбилей көне.

Кадерлебез! Сине чын күңелдән тәбрик итәсебез килә. Сиңа озын гомер, нык сәламәтлек, гаилә тынычлыгы, гаилә тигезлеге теләп калабыз. Әтиебез! Сиңа теләкләрнең иң олысын, әниебез белән тигезлектә, балаларыңның игелеген, куанычын күреп яшәвеңне телибез. Без сине бик яратабыз, хөрмәт итәбез!
Җитмеш бит ул – җитмеш кенә,
Туксаң түгел, йөз дә түгел.
Картайсыннар әйдә еллар,
Картаймасын бары күңел.
Шатлыкларың ешрак булсын,
Кайгыларың урап үтсен.
Еллар санын сизмәс өчен
Оныкларың гөрләп үссен.
Иң изге теләкләр белән балаларың Фәнис, Алсу, Айсылу, Салават, Айгөл, киленнәрең: Альбира, Фирдинә, кияүләрең Мәннәф, Алмаз барлык оныкларың, оныкчыкларың, туганнарың, кода-кодагый­ларың исеменнән тормыш иптәшең Хәлимәң.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев