Югары Көек авылында яшәүче иң кадерле кешебез – әниебез, әбиебез, дәү әниебез Сафиуллина Хәлимә Сиби кызына 21 июньдә 70 яшь тула.
Кадерлебез! Сине ихлас күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа кояштай озын гомер, корычтай нык сәламәтлек, әтиебез белән балаларыгыз, оныкларыгыз, оныкчыкларыгызның игелеген күреп, күңел җылысын тоеп, тигез, тыныч гомер итүегезне телибез.
Чәчләреңә синең чал керсә дә,
Җыерчыклар төшсә йөзеңә.
Безнең өчен, әни, син һаман яшь,
Күз тимәсен әле үзеңә.
Көләч йөзең, тәмле сүзләреңнән
Эретәсең безнең йөрәкне.
Өебезнең яме булып яшә,
Кабул ит син безнең теләкне!
Иң изге теләкләр белән сине яратып
тормыш иптәшең Рәис, балаларың Фәнис-Альбира, Алсу-Мәннәф, Айсылу, Салават-Фирдинә,
Айгөл-Алмаз, 8 оныгың, 3 оныкчыгың.
Нет комментариев