Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Югары Көек авылында яшәүче кадерле кодагыебыз Нуриева Илсөя Мәүлетдин кызының шушы көннәрдә 50 яшьлек юбилее.

09 апреля 2021, 10:30

789

0

0

Югары Көек авылында яшәүче кадерле кодагыебыз Нуриева Илсөя Мәүлетдин кызының шушы көннәрдә 50 яшьлек юбилее.

Кадерле кодагыебыз! Сине 50 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелебездән котлыйбыз! Сиңа озын гомер телибез. Кодабыз Марат белән тигезлектә, балаларның, оныкларның игелекләрен, куанычларын күреп, алдагы көннәрдә дә терәк булып яшәргә язсын. Киләчәктә дә бер-беребез белән туганнардай аралашып, шатлык-куанычларны уртаклашып яшәсәк иде. Ходай сине саулыктан, бүгенгедәй матур, имин тормыштан, җан тынычлыгыннан аермасын.
Бәйрәмеңнең матур хатирәсе
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән,
Барыбыз да бергә җыелып.
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә,
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгең –
Без калабыз шушы теләктә.
Иң изге теләкләр белән
кодаң Фидаиль, кодагыең Люция.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X