Әтнә таңы

Югары Көек авылында яшәүче кадерле әниебез Яруллина Фирдания Гыйлаҗ кызының 18 июль көнне 80 яшьлек юбилее.

--, 12 июль 2019 - 10:19
142
0
1

Әниебез! Гомер бәйрәмең белән котлап, сиңа сәламәтлекнең ныгын, киләсе елларыңны кайгы-хәсрәтсез, югалтулардан башка, җан тынычлыгы, балалар куанычы белән үткәрүеңне телибез. Әниебез озак еллар нигезебезнең утын сүндерми, балаларыңны, якыннарыңны каршы алып, безне сөендереп, кирәкле киңәшләреңне биреп, тынычлыкта, хөрмәттә  яшәвеңне теләп калабыз.
Үзең уңган, үзең кешелекле,
Шуңа күрә арта хөрмәтең.
Сиңа карап төшендек без, Әни,
Яшәү серен, гомер кыйммәтен.
Иң изге теләкләр белән улларың, 
киленнәрең, кызың-киявең, оныкларың. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: