Әтнә таңы

Югары Шашы авылында яшәүче иң кадерле кешебез Сабирова Гөлзада Галәү кызының июнь аенда туган көне.

--, 10 июнь 2019 - 16:19
65
0
0

Кадерле әниебез! Җәйнең матур мизгелендә син дөньяга килгәнсең, иң изгеләрнең, иң сөйкемлеләрнең берсе булып үскәнсең, җиткән кыз булгач иң батыр, иң кече күңелле, ихтирамлы булган бер егетне – безнең әтиебез Камилне – үзеңә яр иткәнсең. Һәм менә шундай матур пардан без дөньяга килгәнбез. Алма агачыннан ерак төшмәгән кебек, безгә дә үзегездә булган барлык матур сыйфатларны биргәнсез. Бүгенге көндә без тормышта үз урыныбызны тапканбыз икән, бу әлбәттә, сезнең дә уңышыгыз. 70 яшендә дә син безнең өчен һаман япь-яшь. Безнең өчен син – дөньда иң гүзәл һәм кадерле зат. Сиңа ныклы тазалык, күңел көрлеге телибез! Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәс­рәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә тигезлектә яшәгез.
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса – уртак була
Кайгыларың булса – югала.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең
Урыннарың булсын гел түрдә!
Улларың Рафил, Марсель, Равил, киленнәрең Гөлназ, Ләйлә, Лилия, оныкларың Разил, Алия, Сөмбел, Рәсим, Риназ. 
Бу теләкләргә әтиебез Камил дә кушыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: