Әтнә таңы

Югары Шашы авылында яшәүче кадерле әниебез – Шәфигуллина Тәскирә Хәниф кызының 14 февраль көнне гомер бәйрәме – олы юбилее.

--, 14 февраль 2020 - 08:43
181
0
0

Кадерле әниебез! Акыллы, сабыр, һәр кешегә игътибарлы, ярдәмчел, киң күңелле, йомшак, миһербанлы, олы җанлы булганың өчен якыннарың, туганнарың, авылдашларың арасында абруең зур синең. Рәхмәт әни, әти белән безне яхшы кешеләр итеп, сөеп үстердегез. Бүген дә син безгә яшәү өчен көч биреп яшисең, күңел җылыңны барыбызга да тигезләп өләшәсең. Барлык кылган изгелекләреңә, ярдәмнәреңә, бөтен гомереңне «балаларым, оныкларым, туганнарым» дип, өзелеп яшәгәнеңә бик рәхмәтле без. Йортыбызның нуры, тормышыбызның терәге, таянычы булып, озак еллар бергә-бергә яшәргә язсын. Саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы белән  безнең уңышларыбызга куанып, шатланып яшә, дөньядагы иң изге, иң кадерле кешебез.
Кулларыңнан синең гөлләр тама,
Тырышлыгың бар да үзеңнән.
И, әнкәем, һәрчак бәхетле бул,
Нур сирпелсен синең күзеңнән.
Гомерләрең, әнкәй, озын булсын,
Имин булсын дөнья-йортларың.
Беркайчан да сүрелмәсен иде
Учагыңда янган утларың.
Балаларың – Айгөл-Илнур, Алсу-Фарил, Айнур-Миләүшә; оныкларың – Илсаф, Илүзә, Илмир, Фәрит, Алмира, 
Лилия, Айбулат.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: