Әтнә таңы

Югары Шашы авылында яшәүче якын кешебез

--, 6 сентябрь 2019 - 08:45
112
0
0

– әтиебез Галиаскаров ТАҺИР Нәҗип улының 5 сентябрьдә 60 яшьлек юбилее.
Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, яраткан бабаебыз һәм кодабыз. Сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа кояштай озын гомер, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, чиксез бәхет һәм шатлыклар телибез. Кайгы-хәсрәт күрми, тынычлыкта, муллыкта, бергә-бергә шатланып яшәргә язсын. Туар таңнарың нурлы, күк йөзең аяз булсын.
Котлы булсын 60 яшьлек юбилеең,
Шатлык белән бәйрәм ит әле.
Теләкләрнең иң изгесен генә
Бүген бездән кабул ит әле.
Дөнья тыныч, еллар имин булсын,
Тормышларда булсын бәрәкәт.
Олы җаның, изге күңелең өчен
Барыбыздан сиңа зур рәхмәт.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фирая, балаларың Руфия, Альберт, Илгизәр, киявең Илнар, кода-кодагыйларың һәм оныкларың Инсаф, Искәндәр.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: