Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

АЛИЯНЕҢ ӘНИ БУЛГАНЫН ИРЕ АЙДАР БЕЛМИ ДӘ КАЛГАН

...Ул көнне җырчы Алия Исрафилова өендә тыныч кына кер үтүкләп йөргән. Бала табу әле дүрт көннән генә булыр, дигән табиблар. Нидер җырлап, кирәк-яракларын карап, тыныч кына йөргән арада берзаман бала табар алдыннан күзәтелә торган төп вакыйга була - аны табиблар су китү дип атый. Шул мизгелдә Алия, табибына шалтыратып, нәрсә...

...Ул көнне җырчы Алия Исрафилова өендә тыныч кына кер үтүкләп йөргән. Бала табу әле дүрт көннән генә булыр, дигән табиблар. Нидер җырлап, кирәк-яракларын карап, тыныч кына йөргән арада берзаман бала табар алдыннан күзәтелә торган төп вакыйга була - аны табиблар су китү дип атый. Шул мизгелдә Алия, табибына шалтыратып, нәрсә эшләргә кирәклеген белешә...

"Балаңны берүзең өйдә табасың килмәсә, тиз генә шифаханәгә кил", - дип кисәтә табиб. Шул сүзне ишетүгә җырчы өеннән чыгып чаба. Аның сүзләренчә, шифаханәгә килеп җиткәч кенә тулгак тота башлаган. Ничек итеп бала табу бүлмәсенә кергәнен һәм бала тапканын сизми дә калган ул.

- Ярты көн тулгак белән тилмереп йөрермен дип планлаштырган идем. Ә болай куркырга да өлгермәдем, - ди Алия, - Бала тудыру канәфиенә яткач та, әллә табам инде дип югалып та калдым (көлә). Менә шулай җиңел котылдым.

Алиянең ире Айдар өйгә кайтып, чәй эчәргә дә өлгермәгән - "Әти булуың белән котлыйм!", - дип хатыны шалтырата. Айдар бик озак ышанмыйча торган, шаяру дип уйлаган. +

Хәзер Алия бала белән өйдә утыра. Авырлыгы 3400 гр., буе 56 см булып туган сабыйга Сәлим дим исем кушканнар.

Җырчының туган көне 22 сентябрьдә. Бәби исә 20сендә туган. Менә шундый тормыш бүләге...

Татар эстрадасында иң тыйнак җырчыларның берсе Алия Исрафилованы һәм танылган клипмейкер һәм видеоператор Айдар Мөбарәкҗановны чын күңелдән котлыйбыз!

Фотода: Айдар үзенең футболкасындагы сүзендә торган. Маладис.

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Нет комментариев