Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авариядә пикап шоферының гомере өзелгән

Бүген иртән Казан-Малмыж трассасында юл-транспорты һәлакәте булды. Балтач районында булган җитди юл һәлакәтендә пикап шоферының гомере өзелгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген иртән Казан - Малмыж трассасының 92нче чакрымында «Ниссан Кашкай» һәм...

Бүген иртән Казан-Малмыж трассасында юл-транспорты һәлакәте булды.

Балтач районында булган җитди юл һәлакәтендә пикап шоферының гомере өзелгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген иртән Казан - Малмыж трассасының 92нче чакрымында «Ниссан Кашкай» һәм «Иж 2717» машиналары бәрелеште. Нәтиҗәдә, чит ил автомобиле юл читенә очкан, ә пикапның кабинасы тулысынча җимерелгән.

Авариядә «Иж 2717» машинасының 48 яшьлек йөртүчесе һәлак булган, ә чит ил автомобиле шоферын Арча Үзәк район хастаханәсенә илткәннәр.

Һәлакәт булган урында 110нчы янгын-коткару часте, 4нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре, полицейскийлар һәм табиблар эшләде.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/11/155826/

Юлларда сак булыгыз, ашыкмагыз, төзәтеп булмаслык ялгышлар ясамыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев