Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Белгечләр Татарстанда 1979 елгы кебек язгы ташу булмаячак дип ышандыра

Куйбышев сусаклагычындагы су нормага сыешып бара. (Казан, 16 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанда 1979 елгы кебек язгы ташу күзәтелмәячәк. Бу хакта бүген "Татар-информ" да узган матбугат очрашуында билгеле булды. "Бүгенге көндә төньяк елгаларда һәм Казансу елгасында өченче көн рәттән су күтәрелү күзәтелә. Казансуда су 1 метр, Мишәдә тәүлек эчендә 60...

Куйбышев сусаклагычындагы су нормага сыешып бара.

(Казан, 16 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанда 1979 елгы кебек язгы ташу күзәтелмәячәк. Бу хакта бүген "Татар-информ" да узган матбугат очрашуында билгеле булды.

"Бүгенге көндә төньяк елгаларда һәм Казансу елгасында өченче көн рәттән су күтәрелү күзәтелә. Казансуда су 1 метр, Мишәдә тәүлек эчендә 60 см га күтәрелгән. Бу күрсәткечләр елгалар өчен куркыныч түгел", - диде ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы иадрәсенең гидрология бүлеге башлыгы Алексей Соколов.

Бүлек башлыгы сүзләренчә, Куйбышев сусаклагычында су нормадан артык түгел.

"Куйбышев сусаклагачында су күләме бүгенге иртәгә 52,39 метр. Тәүлеклек запас чыгымнар секундына 13 мең куб метрны тәшкил итә. Бүген без Су ресурслары федарль агентлыгыннан мәгълүмат алдык. Иртәгәдән секундына 16 мең куб метр су китәчәк. Ә 20-30 апрель аралыгында 27 мең куб метр су кирәк булачак. Бүгенгә барысы да нормага сыеша. Шуңа күрә 1979 елгы су ташуы күзәтелмәячәк", - диде Соколов.

Исегезгә төшерик, "Татар-информ" алдарак Татарстанның алты районын язгы ташу баскан, республикада язгы ташуның икенче дулкыны көтеләһәм Татарстанда язгы ташу вакытында эвакуация таләп ителмәгән дип тә язган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев