Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Без бу хакыйкатьне онытыбрак җибәрдек

"Ватаным Татарстан" газетасының 2015 елның 27 гыйнварында чыккан унынчы санында "Ул кояшның җылысы әле дә бар..." дип исемләнгән язмам басылган иде. Мин анда "... укытучым, диплом җитәкчем, киңәшчем филология фәннәре кандидаты, журналист, фәлсәфәче, сәясәтче Тәлгат Хаҗиәхмәт улы Миңлебаевка, исән булса, 62 яшь тулган булыр иде..." дип язганмын һәм әлеге язмамны...

"Ватаным Татарстан" газетасының 2015 елның 27 гыйнварында чыккан унынчы санында "Ул кояшның җылысы әле дә бар..." дип исемләнгән язмам басылган иде. Мин анда "... укытучым, диплом җитәкчем, киңәшчем филология фәннәре кандидаты, журналист, фәлсәфәче, сәясәтче Тәлгат Хаҗиәхмәт улы Миңлебаевка, исән булса, 62 яшь тулган булыр иде..." дип язганмын һәм әлеге язмамны "Хәтер мәңгелек. Тәлгат абыйның да исемен мәңгеләштерәсе килә. Ул 38 ел гомерен якты итеп янып, якты итеп сүнгән, тик яшь буын белмәгән шәхес. Ә без, укучылары, хезмәттәшләре, аны оныттырмыйк!" дип төгәлләгәнмен. Бу язмам газетада басылганга 3 ел вакыт узды. Быел 10 гыйнварда укытучым исән булса, аңа 65 яшь тулып, киң җәмәгатьчелек бу датаны билгеләп үтәр иде.

Үткән заманда язсам да, Әлмәт шәһәренең Тәлгат Хаҗиәхмәт улы белем алган 1 нче мәктәбендә быел да галимнең туган көнен билгеләп үттеләр. Аны кадерләп исендә саклаган һәркем катнашты анда. Рухына дога булып ирешкәндер.

Ни өчен язам бу язмамны? КДУның журналистика бүлегендә укыганда безгә матбугатта басылган язманың нәтиҗәсе булырга тиеш дип өйрәттеләр. "Ватаным Татарстан" газетасында "Ул кояшның җылысы әле дә бар..." дип исемләнгән язмам басылып чыккач, нинди дә булса чара күрелер, ни дә булса эшләнер дип уйлый да алмадым. Аллага шөкер, ялгышканмын. Язмам, "Ватаным Татарстан" газетасы, кулдан- кулга йөреп укылды. Студентлар, Тәлгат Миңлебаевта белем алган укучылар үзара дулкынланып фикер алыштылар. Хатирәләр тәэсирендә "В контакте" социаль челтәрендә "Солнце Талгата Миннибаева" дип исемләнгән ачык группа булдырдык, һәм ул даими эшләп килә. Тәлгат абыйга бәйле бар мәгълүматны анда (https://vk.com/club90797601) биреп барырга тырышабыз.

Иң куанычлысы, газета дөнья күрү белән, Тәлгат Хаҗиәхмәт улының исемен мәңгеләштерүне аның туганнары, райондашлары күтәреп алды, Әлмәт районының укытучым туган Кичучат авылында урнашкан Ризаэддин Фәхреддин музеенда эшләүчеләр башлады. Әлмәт һәм Татарстан журналистлар берлеге аларга кушылып, 2015 елның 18 июнендә, шушы авылны дөньяга таныткан өч галим - Ризаэддин Фәхреддин, аның туганы Фатих Кәрими һәм алар эшен дәвам иткән Тәлгат Миңлебаевның иҗатына багышланган конференция уздырдылар. Татар матбугатына 110 ел тулу уңаеннан Татарстан Журналистлар союзының күчмә җыелышын да үз эченә алды ул. Журналистиканың киләчәге, югалып баручы кыйммәтләр бу бөекләр үрнәгендә барланып, алар күрсәткәнчә торгызырга кирәклеге хакында түгәрәк өстәл артында сөйләшенде. Конференция эшен зиратта Тәлгат Хаҗиәхмәт улы каберлегенә зиярәт кылып, хатирәләр яңартып төгәлләде. Укытучымның туганы Наилә Ахунова безне ул яшәгән нигез урыннары, Әлмәтнең Кичүчаты белән таныштырды.

Шулай итеп, үзенең гомерен милләткә хезмәт итүгә багышлаган өченче шәхес - журналистикада танылган педагог Тәлгат Миңлебаевның экспонатлары, фәнни китаплары, гыйльми эшләре, язылып, күп җирләрдә телгә алынган; Мәскәү университеты профессоры Горохов тарафыннан "Уникаль хезмәт..., " - дип бәяләнгән, әле бер җирдә дә басылмаган, 24 ел вакыт узса да, актуальлеген югалтмаган докторлык хезмәте Ризаэддин Фәхреддин музеенда урын алды Музейның Ризаэддин Фәхреддин нәселендәге 800 исемне үз эченә алган шәҗәрәләр агачы урнашкан залы өч галимнең тормыш юлын чагылдыра хәзер.

"Ни өчен бу музейга?" диярсез. Музей хезмәткәрләре Тәлгат абыйны ничек музей белән бәйләргә белми интеккәндә, Тәлгат Хаҗиәхмәт улының җизнәсе Әхтәм Нафиков Ризаэддин Фәхреддиннең "Җәвәмигуль кәлим шәрхе" китабын күтәреп музейга килә. Китап беренче тапкыр 1916 елда басылган. 1989 елга кадәр кабат басылмаган, менә шул контроль экземплярны Тәлгат абый үзендә саклаган, соңыннан туганнарына "Бу китапның кирәк көннәре килер әле", дип, югалтмаска васыять иткән булган. Әлеге китап та, Тәлгат Миңлебаевның үзенең әйберләре дә данлыклы мәшһүр зат музеенда үз урынын тапты.

Ул чакта без, конференциягә килүчеләр, Тәлгат абыйның почмагын булдырган, тугәрәк өстәл артында сөйләшүне үткәрергә ярдәм иткән Кичүчат мәктәбендә дә булдык. Иң гаҗәпләндергәне: Тәлгат абыйга багышланган ике күргәзмә һәм аларның бер-берсен кабатламавы сокландырды, берсендә -тормышы, икенчесендәге гыйльми эшчәнлеге.

Бүгенге көндә ул белем алган Әлмәт шәһәренең 1нче мәктәбе тарихы музеенда да Тәлгат Хаҗиәхмәт улына багышланган материаллар күп. Әлеге музей да тамга өчен генә эшләми. Бу музейда мәктәп укучылары белән очрашулар узып, Тәлгат Хаҗиәхмәт улы мәктәбен узган матбугат ветераннары укучыларга аның турында сөйли. Юбилей көннәре алдыннан мондый очрашулар аеруча еш үтте. Узган ел исә тел һәм әдәбият белән кызыксынган, иҗат белән шөгыльләнгән укучыларга музейда Тәлгат Миңлебаев исемендәге премия тапшырылды. Бу бүләкнең иганәчесе дә - Тәлгат Хаҗиәхмәт улының җизнәсе Әхтәм абый Нафиков. Тәүге адымны туганнары ясады, менә шушы затлы бүләкне КФУ да күтәреп алса искитмәле булыр иде.

Укытучымның юбилеена якташлары быел да буш кул белән килмәде. Күптән түгел генә "Казан (Идел буе) Федераль университеты "Федераль дәүләт автономияле югары һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесе, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Казан Халыкара лингвистика үзәге, Татарстан республикасының Әлмәт муниципаль районы "Мәгариф идарәсе" "Татар теле һәм әдәбиятын укытуда заманча технологияләр: традицияләр һәм инновацияләр" дип исемләп, Әлмәт шәһәре һәм районы укытучыларының эш тәҗрибәсен кулланып эшләнгән, 201 битле татар телендә методик ярдәмлек бастырып чыгарды. Анда Әлмәт шәһәренең 1 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Замалеева Гөлия Нәбиулла кызының "Әдәбият дәресләренең дәрестән тыш эшчәнлегенә технологик карта төзү үрнәге"дигән язмасы бар. Монда журналист Тәлгат Миңлебаевның шигырьләрен тәрҗемә итү"дигән тема буенча технологик карта төзү үрнәге бирелгән. Бу проектның практик яктан әһәмияте рус балалары белән эшләүче укытучыларга кулланма өчен материал була алуында. Проект алты этаптан тора. Әлеге ярдәмлекне кулланып эшләгәндә югары уку йортларында да, урта мәктәпләрдә дә филология фәннәре кандидаты, 20-30 ел алдан күреп эш итә белүче журналист, филолог, үз эшенең остасы Тәлгат Хаҗиәхмәт улының иҗаты өйрәнеләчәк. Моның нинди әһәмияткә иялеген язып тормыйм.

Бу бөек зат белән таныш булмаучылар да булыр. Тәлгат Хаҗиәхмәт улының нинди олы җанлы Кеше икәнлеген аңлау өчен, аның берничә язмасыннан өзек уку да җитәр дип уйлыйм:

"Сенсация чирләреннән арынып, халыкта эш-тормыш тойгысын сакларга тырышу... бүгенге төшенке, үзара ызгышып торган, эчкерлелек нормага әйләнгән һәм өметсезлек җәелә барган чорда безгә сафлыкка, чисталыкка әйдәүче фикерләр бик кирәк. Халык фикерен сизгер өйрәнеп, аңа колак сала белик; мәкаләләрнең низагка илтми, җәнҗалга бутамый торганын, ә гаделлеккә, вөҗдан һәм җан тынычлыгына, ил иминлегенә алып чыга торганын сайлый белергә кирәк... ",- дип язды укытучыбыз Тәлгат Миңлебаев. Аның тагын " Мин бер теләк белән яшим. Ул - матур кеше булу. Ләкин сез тышкы матурлык дип уйламагыз. Һич юк. Мин эчке матурлык турында хыялланам... Бәхетне диңгез дулкыннарыннан, диңгез дулкыннарыдай күкрәп торган иген басуларыннан, иҗат чишмәсенең суыннан эзлисе килә..."

"Игътибар иткәнегез бармы: элек йортларның, диварлар, сарайларның тәрәзәләре зур булмаган. Хикмәт пыяла җитмәүдә түгел, яктыны һәм җылыны кешеләр бер-берсеннән алырга тиеш, дип саналган. Бетон һәм тоташ пыяла, неон утлары заманында без бу хакыйкатьне онытыбрак җибәрдек. Якынга да, чит-ятка да эчтән күбрәк салкын, авыр сүз чыга. Шыксыз, котсыз җан бушлыгыннан котылу өчен үз тирә-юньнәренә ямь өстәп торучы, ярата белүче илаһи шәхесләр кирәк. Нәлләфәрләр, Надияләр, Саҗидәләр..."- дип язган иде танылган фән эшлеклесе.

Әнә шул үзе язган илаһи шәхесләрнең берсе иде Тәлгат Хаҗиәхмәт улы Миңлебаев. Сүземне тәмамлап, укытучымны онытмаучыларга ихтирамымны җиткерәсем килә. Бик кирәкле эш башкардык. "Кечкенә генә кояш буласым килә", дип язган иде ул. Ә кояш берничек тә кечкенә була алмый. Тәлгат абый кояшы да һаман җылыта әле.

Сүрия МИНГАТИНА, Олы Әтнә авылы

Фотоларын карагыз:
Р. Фәхреддин музеендагы Тәлгать Миннебаев почмагы

Кичучатта - ТР Журналистлар союзы утырышы

Укытучым каберенә зиярәт кылу




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев