Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Быелдан башлап диспансеризация үтүдә яңа кагыйдәләр керә

Яңа тәртипләр иң элек тикшерүләрнең төгәллегенә, ад­реслы булуына нигезләнәчәк. Тулы тикшерү һәм анализ нәти­җәләре киң таралган чирләр турындагы бөтен сорауларга ачыклык кер­тәчәк дип көтелә. Онкоскрининг уздыруга зуррак игътибар бирә­чәкләр. Шуның ярдә­мендә яман шеш авыруларын башлангыч ста­диядә үк ачыклау һәм дәвалау мөмкин булыр дип өметләнәләр. Нәкъ шуңа бәйле рәвештә хатын-кызлар өчен...

Яңа тәртипләр иң элек тикшерүләрнең төгәллегенә, ад­реслы булуына нигезләнәчәк.

Тулы тикшерү һәм анализ нәти­җәләре киң таралган чирләр турындагы бөтен сорауларга ачыклык кер­тәчәк дип көтелә. Онкоскрининг уздыруга зуррак игътибар бирә­чәкләр. Шуның ярдә­мендә яман шеш авыруларын башлангыч ста­диядә үк ачыклау һәм дәвалау мөмкин булыр дип өметләнәләр. Нәкъ шуңа бәйле рәвештә хатын-кызлар өчен 39 яшьтән башлап 51 яшькә кадәр маммографик тикше­рүләр узу мәҗбүри булачак. Туры эчәк­лектәге яман шешләрне ачык­лау өчен дә ешрак анализ алырга җыеналар. Яшь барган саен, бу төр авыру килеп чыгу куркынычы арта. Моны 49 яшьтән башлап һәр ике ел саен үтү мәҗбүри булачак.

Диспансеризация үткәндә кайбер төр тикшерүләрдән баш тартырга булганнар. Моңа кадәр, мәсәлән, йөрәк һәм кан тамырлары авыруларын кисәтү максатыннан, электрокардиография үтү 21 яшьтән үк мәҗбүри иде. Хәзер мәҗбүри ЭКГны ир-атлар - 35, хатын-кызлар 45 яшьтән тапшырачак. Моннан тыш, табиб һәр кеше­нең күрсәткечләре буенча аерым тикшерүләр билгели алачак. Әгәр дә диспансеризациянең беренче этабында теге яки бу проблема ачыкланса, ул юнә­лештә күбрәк тикшерелү үткә­реләчәк. Әйтик, кан басымы күтә­релсә, холестерин күләме югары булса, артык авырлык бар икән - болар баш миендә кан әйләнеше бозылуына китерә. Моның өчен артерияләрне тик­ше­рергә кирәк булачак. ПСА күр­сәт­кече күтә­ренке булса, уролог һәм хирургка күренү мәҗбүри булачак. Туры эчәклектә яман шеш авыруы килеп чыгу куркынычы булса, колоноскопия үтү кирәк икән...

Рәсимә Муллаянова

Тулысы белән укырга : http://vatantat.ru/index.php?pg=65

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев