Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ике көнлек дөнья - Гөлфия Шиһапова шигырьләре

Мин сүз бирәм Син бураннан мине эзләп таптың, Эзләмәдем юкса мин сине... Керфегеңә кунган ап-ак бәсләр Шундый серле иде...сөйкемле. Шыгыр-шыгыр килгән кар тавышы Безгә, гүя, шигырь сөйләде... Ул чагында әле минем йөрәк Бәхет ни икәнен белмәде. Кулларымны алып җылытканда Әллә нәрсә булды....сизмәдем, Куллар түгел, җаннар кушылдылар, Хәбәр итеп бәхет килгәнен....

Мин сүз бирәм
Син бураннан мине эзләп таптың,
Эзләмәдем юкса мин сине...
Керфегеңә кунган ап-ак бәсләр
Шундый серле иде...сөйкемле.
Шыгыр-шыгыр килгән кар тавышы
Безгә, гүя, шигырь сөйләде...
Ул чагында әле минем йөрәк
Бәхет ни икәнен белмәде.
Кулларымны алып җылытканда
Әллә нәрсә булды....сизмәдем,
Куллар түгел, җаннар кушылдылар,
Хәбәр итеп бәхет килгәнен.
Шул минуттан мин кышларны көтәм
Парлап бураннардан атларга,
Мин сүз бирәм... нинди чагымда да
Мәхәббәтне мәңге сакларга
Сиңа кайтам
Сиңа кайтам Әни... газизкәем
Сиңа кайтам атлап,йөгереп...
Ялан тәпи кайтам ... шундый рәхәт!
Нәкъ тә бала чактагы кебек.
Аяк киемемне кулга алып,
Чәчләремне салып җилләргә
Сиңа кайтам Әни! сиңа кайтам!
Кайтам туып үскән җирләргә!
Авыл башы әнә ерак түгел...
Кайтуымны әллә сиздеңме?
,,Кызым кайта әнә минем,,диеп
Каршыма ук минем килдеңме?!
Нинди рәхәт бит ул Әни булгач,
Кочаклале мине,иркәлә!
Тәпиләрең авыртмыйма диеп,
Кагыл кулың белән тезләргә.
Авыртмыйлар Әни! ул аяклар
Сиңа атлаганга шатланам!
Мин бит синең кечкенәдән шулай
Сабыр була белгән кыз балаң.
Әни булса әгәр җир йөзендә
Авыртулар гына төзәлә...
Соңга калмыйк берүк...соң булмасын
Яннарына кайтып килергә!
·
Ялгыз гына оча
Ялгыз гына оча бер кыр казы
Тавышыннан үзәк өзелә.
Кай тарафка таба оча икән...
Ишләренең юк бит эзе дә.
Ялгызлыкның тавышы да моңсу
Күкләр иркен,биек булса да,
Ялгыз калган кыр казларын жәлләп
Басып торам биек кыяда.
Мин үзем дә әллә кыр казымы?
Күңлем гел күкләргә ашкына,
Куркам кайчак...дәва табылырмы?
Иркен күктә ялгыз башыма.
Хатын-кызга бәхет өчен нәрсә кирәк?
Кирәк сөю, матур сүзләр, терәк кирәк!
Күңле тулып, бераз елап алган чакта
,,Нәрсә булды матурым?,, диеп сорау кирәк!
Хатын-кызга бәхет өчен бала кирәк!
Балам! диеп. Багалмам! дип типсен йөрәк!
Тигез тормыш, имин көннәр, җан сихәте,
Хатын-кызга күп кирәкми - бик аз кирэк
Хатын-кызга бәхет өчен нәрсә кирәк?
Кирәк сөю, матур сүзләр, терәк кирәк!
Күңле тулып, бераз елап алган чакта
,,Нәрсә булды матурым?,, диеп сорау кирәк!
Хатын-кызга бәхет өчен бала кирәк!
Балам! диеп. Багалмам! дип типсен йөрәк!
Тигез тормыш, имин көннәр, җан сихәте,
Хатын-кызга күп кирәкми - бик аз кирэк
Ике көнлек дөнья
Әвреләбез түгелме без таш күңелгә?
Ис тә китми кайгы килсә чит кешегә...
Кызганмыйбыз гарипләрне, мохтаҗларны
Үз илендә сугыш чыгып,куылганны...
Бер тиенгә саранланып бикләнәбез
Әллә үзебез дә берәр чирлеме без?
Онытабыз туганлыкны, тугрылыкны
Әти-Әни хакы хәтта онытылды...
Булганына күптән инде шөкер итми
Яши кеше,дөнья куа..һаман җитми!
Үлем килеп бугазласа көтмәгәндә
Искә төшә Алла сүзе бер мизгелдә
Дога кыла череп баеп беткәннәре
Кемнәрнедер мыскыл итеп сүккәннәре...
Онтылмасын иде ....күңел тынычлыгын алыр,
Яхшы гамәл кылып яшәр гомер барын....
Ике көнлек дөньяң сине ни өйрәтә
Акыл керсен...Сафлансыннар күңелләр дә!
Гөлфия Шиһапова шигырьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев