Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәңгәр чарасын күрә

Чистарту икеайлыгы дәвам итә. Итүен итә, тик әле кар катламы эреп бетми, ныклап чистарынып булмаганлыгы көн кебек ачык. Шулай да оештыру эшләре һәр җирдә бара. - Безнең җирлекнең үзенең эшләү тәртибе бар. Без елдагыча, бүгеннән башланыр инде ул, җирлектәге авылларга кергән һәр хуҗалыкта яшәүчеләргә кереп, айлыкның тәртибен аңлатып, ничек эшләргә...

Чистарту икеайлыгы дәвам итә. Итүен итә, тик әле кар катламы эреп бетми, ныклап чистарынып булмаганлыгы көн кебек ачык. Шулай да оештыру эшләре һәр җирдә бара.

- Безнең җирлекнең үзенең эшләү тәртибе бар. Без елдагыча, бүгеннән башланыр инде ул, җирлектәге авылларга кергән һәр хуҗалыкта яшәүчеләргә кереп, айлыкның тәртибен аңлатып, ничек эшләргә ярый, нәрсә ярамый икәнлеген әйтеп, исемлектәге үз фамилиясе янына кул куйдыртып чыгабыз. Мин моны әйбәт алым дип саныйм, чөнки чара күрә башласаң, "Без белмәдек", диләр, ә болай әйтә алмый. Капка алдындагы, урамдагы төзелеш материалларына да кагыла бу...- ди Олы Мәңгәр авыл җирлеге башлыгы Вазыйх Хисмәтуллин.

Олы Мәңгәр җирлегендә өч авылга хезмәт итә торган - Олы Мәңгәр белән Иске Мәңгәр авылы арасында бер санкцияле чүплек бар. Кышка ул ябыла, анда керә торган юлны чистартмыйлар. Теләсә- ничек салып китәләр, янәшәсендә тәртипсезлек була, дип аңлаталар. Ә болай тәртипләп тоталар. Чүп ташу үзәкләшкән тәртиптә, атнага ике тапкыр капчыкка тутырылып, трактор белән җыйналачак. Кирәк дисәләр хуҗалыкка трактор арбасы куела.

"Әлегә кадәр барысы да бушлай эшләнде, чыгымнары булса да, шәхси хуҗалыкларга акча түләтмәдек. Хуҗалык тракторлары буш булмаган чорга туры килә чистарту икеайлыгы, техникалар чәчүдә булганлыктан шәхси тракторы булучыларга мөрәҗәгать итми хәл юк. Аннан соң чүплекне тәртиптә тоту өчен, Химизация оешмасына да мөрәҗәгать итми дә булмый, ә алар бушка эшләми; әлегә кадәр халыкны тәрбияләдек, 3 ел аз вакыт түгел, быел сүз тыңламаучыларга протокол язарга да уйлап торабыз. Район советы каршында эшләүче даими комиссия үзе чарасын күрер",- дип тә өсти җитәкче.

С.Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев