Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олимпиадада көмеш медаль яулаган Тарасовага Татарстан 2,5 млн акча түли

Фигуралы шуучылар Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов пары Пхенчханда көмеш медаль яулады. (Казан, 12 февраль, "Татар-информ", Алексей Анисимов). Татарстаннан фигуралы шуучы Евгения Тарасовага Олимпиадада көмеш медаль яулаган өчен 2,5 млн сум бирәчәкләр. Спортчыларга югары казанышлар өчен тиешле премия акчасы күләме Татарстан Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы спортчыларына һәм тренерларга дәүләт ярдәме...

Фигуралы шуучылар Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов пары Пхенчханда көмеш медаль яулады.

(Казан, 12 февраль, "Татар-информ", Алексей Анисимов). Татарстаннан фигуралы шуучы Евгения Тарасовага Олимпиадада көмеш медаль яулаган өчен 2,5 млн сум бирәчәкләр. Спортчыларга югары казанышлар өчен тиешле премия акчасы күләме Татарстан Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы спортчыларына һәм тренерларга дәүләт ярдәме турында"гы карарда билгеләнгән.

Документта әйтелгәнчә, Олимпиада, Паралимпиада, Сурдлимпиада уеннары җиңүчеләре өчен бүләкләү күләме 4 млн сум тәшкил итә. Икенче урын алучыларга - 2,5 млн сум, өченче урындагыларга 1,7 млн сум бирәчәкләр.

Евгения Тарасова Владимир Морозов белән Пхенчханда фигуралы шуучыларның команда турнирында Олимпиада уеннарының көмеш призеры булды.

 

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/12/157891/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев