Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Оныгым сөннәткә утыртуны бик авыр кичерде... "

Үз гомерендә шигырь язмый карамаган кеше юктыр. Бәетләр дә халыкта киң таралган жанр. Ә менә Әтнә районының Кышлау авылында яшәүче 30 ел мәктәптә укытучы, 10 ел директор булып эшләгән Венера ханым, җиде ел элек дин юлына кереп киткәннән бирле, мөнәҗәтләр иҗат итә. Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, ярату һәм аңлашу белән...

Үз гомерендә шигырь язмый карамаган кеше юктыр. Бәетләр дә халыкта киң таралган жанр. Ә менә Әтнә районының Кышлау авылында яшәүче 30 ел мәктәптә укытучы, 10 ел директор булып эшләгән Венера ханым, җиде ел элек дин юлына кереп киткәннән бирле, мөнәҗәтләр иҗат итә.

Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, ярату һәм аңлашу белән яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә хөрмәт уята. Әтнә районы Кышлау авылында гомер итүче Фоат һәм Венера Җиһаншиннарга да сокланмый мөмкин түгел. 45 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк булып яши алар.

Җиһаншиннар гаиләсенә нәкъ килешенгән вакытта килеп җиттек.

- Күптәннән көттек сезне, бик төгәл йөрисез икән, - дип, шат күңел белән каршы алдылар.

Йорт җирләренең төзеклеге, тормышларының муллыгы ерактан ук күзгә ташлана. Хуҗаларның эш сөючән икәнлеге һәр җирдә сизелеп тора. Тормышлары, шөкер, матур аларның.

Йорт хуҗалары шулкадәр шат күңелле, әйтерсең, тормышларында бернинди борчулары булмаган. Ә бит яшәү дәверендә авырлыклар да булмый калмаган.

"Унбиш яшьтән - тракторда"

Гаилә башлыгы 1950 елның июль аенда Кенәр авылында дөньяга килгән, балачак еллары Кышлауда узган. Ике яшьлек сабыйлары Фоатны алып, әти-әниләре бу авылга күченә. Әтисе Гәрәй балта остасы булып эшкә урнаша. Соңрак Әтнәдә чыпта үрү белән шөгыльләнә башлый. Бүген Фоат әфәнде әтисенең кул эшләрен дәвам итә. Орчык, тукмак, балта, чүкеч саплары ясый.

1959 елны укырга кергән егеткә мәктәпне тәмамларга насыйп булмый. Әтисе вафат булгач, тормышның бар авырлыгын үз җилкәсендә күтәрергә туры килә. Сигез класстан соң колхозда эшли башлый.

- Авыл советы рәисе Вәдүт Закиров мәктәптән кайтуымны көтеп ала торган иде. Мине күреп алуга тракторга утырта да төнлә чәчүгә чыгарып җибәрә. Алҗыйм, талчыгам, йокым килә. Шунлыктан юньләп укып та булмады, - ди Фоат абый.

Укыйсы килү теләген соңрак тормышка ашыра. Әтнә училищесына укырга кереп, тракторчы таныклыгы ала. Укудан соң юллама белән Казанга эшләргә җибәрәләр. Аннары Мәскәүдә ике ел хәрби хезмәттә була.

- Армиядән соң укырга калырмын дигән идем, әни чакыртты. Карап торган төп терәгебез - син. Тормышыбыз начар. Тиз кайт диде, - дип искә ала Фоат абый.

Авылга кайткач, бөтен теләге тракторда эшләү булса да, төзек тракторлар булмау сәбәпле, йөк ташучы итеп куялар. Иртән тирес чыгара, көндез сөт белән тулы бетоннар ташый, кич өйдәге мал-туарны карый.

"Чибәрлегенә гашыйк булып, ике ел йөргән егетемне ташладым"

Тормыш иптәше Венера ханым - бар гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган укытучы. Кырык елга якын мәгариф өлкәсендә хезмәт иткән. Укытучы булырга хыялланган кыз, Арча педагогия көллиятен тәмамлаганнан соң, Кышлау балалар бакчасында эшли башлый. Нәкъ менә шунда армия хезмәтеннән әйләнеп кайткан Фоат белән таныша.

- Тәрбияче булып эшләгән чагымда, Фоатның сеңелләре: "Абый армиядән кайткач, сине шуның белән кавыштырабыз", - дип, аны димләргә тотындылар. Әнисе дә, Фоатка мине килен итеп алып кайт дигән. Ул вакытта ике ел очрашып йөргән егетем дә бар иде. Тиздән ул армиядән кайта, аның белән китәм дип тә әйтеп карадым. Тик Фоат һич кенә дә артымнан калмады, чибәрлеге белән гашыйк итте ул мине, - дип, елмаеп искә ала ул чакларын Венера ханым.

Үҗәт егет үзенекен итә - ике ай очрашып йөргәннән соң, 1971 елның 25 февралендә гаилә корып яши башлыйлар. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Алар барысы да башлы-күзле, үз гаиләләре белән гомер кичерәләр. Уллары Фәнил төп нигездә калган. Хәзер, әби-бабаларын сөендереп, оныклары да үсә.

- Балаларга йөрәк авырта. Озак кайтмый торсалар, мин капка төбенә чыгып көтәм, Венера телефоннан шалтыратырга тотына. Әти-әниләр һәрвакыт балалары өчен борчылып яши инде, - ди гаилә башлыгы.

Җиһаншиннарның бер-берсенә матур итеп эндәшә белүләреннән, ягымлы күз карашларыннан яшьлек мәхәббәтләренең әле дә сүрелмәгән дип уйладым.

Авылда яшәүче иҗатчыдан - "Мәтрүшкәләр"

Бүген өлкәннәр лаеклы ялда. Әмма алар бер минут та тик тормый: Венера ханым дин кануннарын өйрәнә, шигырьләр, бәет, мөнәҗәтләр иҗат итә. Фоат әфәнде гармунда уйный, китап, газета-журналлар укый, улы Фәнилгә тимерчелек өлкәсендә булыша.
Җиһаншиннар авылда узучы мәдәни чараларда да бик теләп катнаша. Безгә дә үзләре яратып башкара торган "Мәтрүшкәләр" җырын бүләк иттеләр.Венера апаның иҗат юлына кереп китүе мәктәптә укыткан чагында башлана. Укучылары өчен бәйрәмнәргә шигырь иҗат итә, соңрак бәет һәм мөнәҗәтләр яза башлый. Заказ буенча җырлар да иҗат итәм диде ул.

- Балалар өчен бәйрәмнәргә шигырь язып бирә идем. Яңа елмы, сигезенче мартмы - үзем язып бирә идем. Шаян кирәкме, җитдиме, кирәкле итеп яза идем. Мәктәпкә барам, балалар бакчасына - шигырь юллары искә килә. Кайтам да язып куям, - дип сөйләде ул.

Мөнәҗәтләргә кереп китү тарихы: "Оныгымны сөннәткә утыртуны авыр кичерде..."

Венера ханым, якыннарын югалту ачысын татыган кешеләр кайгысын үзенеке кебек кабул итеп, бәетләр дә иҗат итә.
- Беренче бәетемне Вәдүт исемле егет вафат булгач яздым. Бәетнең башы үзеннән үзе язылды. Баш ватып, уйлап утырмадым. Ул күңелдә туды,- ди

Венера ханым 7 ел дин юлында. Бу юлдан китүенең үз тарихы бар.

- Беренче оныгым сөннәткә утыртуны бик авыр кичерде. Шуннан соң йөрәктә ниндидер бер курку калды. Икенче оныгым Исламныкы җиңеллек белән узса, дин юлына басарга сүз бирдем. Аллага шөкер, барысы да яхшы узды. Шуннан бирле намазда инде мин. Үземне бик бәхетле хис итәм, - ди ул. Дин юлына кереп киткәч, мөнәҗәтләр иҗат итә башлаган. Мәдәният йорты директоры "бездә мөнәҗәт әйтүче юк" дип, мөнәҗәт иҗат итәргә тәкъдим ясый. "Аллаһ йорты" дигән мөнәҗәте белән сәхнәдә чыгыш ясый.

- Бу нәселдән килә дип саныйм. Без 5 бала үстек, әнием Нәгыймә бик укымышлы кеше иде. Безне дә дин тәртипкә илтә, иманлы булыгыз, дип үстерде. Кечкенә чагымда әни укыган догаларны, мөнәҗәтләрне тыңлый идем. Шул чакта ук таныштым мин бәет һәм мөнәҗәтләр белән. Мөнәҗәтләрем әлегә икәү генә. Тагын иҗат итәргә телим. Мөнәҗәтләрнең тәрбияви мәгънәсе зур, - ди.

- Һәркемгә дә тигезлек, тазалык, тынычлык телим. Кешенең бәхете картлыкка калсын. Яшь вакытта бернәрсә дә сизелми, авырлыклар да бик тиз үтеп китә. Картайгач янәшәдә терәк булырлык кеше кирәк,- ди Венера ханым.

"45 ел бергә бәхетле гомер итүнең сере нәрсәдә?" дигән сорауга алар бертавыштан: "Бер-береңнең сүзен тыңлап, бер-береңне ишетеп, хөрмәт итеп яшәргә өйрәнергә кирәк", - дип җавап бирде.

Илдус бәете

(Операциядән соң вафат булган абыйсы Илдус рухына атап язылган бәет)

Чокырлы да, чакырлы
Шифаханә юллары.
Шул юллардан озак йөрдем,
Тик тазарып булмады.

Җылы матур җәйләр җиткәч,
Кара гүрләргә кердем.
Якты дөньядан киткәнче
Бик күп газаплар күрдем.

Йортсыз-җирсез калдырдылар,
Югалды күпме маллар.
Оятсызлар дөнья тулы,
Безне аңламый алар.

Йортсыз калгач яшәдем мин
Общага бүлмәсендә.
Яшәрмен дип уйладым,
Үләсен белмәдем дә.

Күңелләрем чиста иде,
Тик белмим ни дияргә.
Ирек бирмәде шул шайтан
Кешегә баш ияргә.

Алсу (хатыны - искәрмә) белән йөрешмәдем,
Горурлык җиңде мине,
Эш узгач берни эшләп булмый,
Хәзер эш узган инде.

Күпме уколлар алдым мин,
Күпме дарулар эчтем.
Берсе дә файда бирмәде,
Мин бакыйлыкка күчтем.

Якты дөньядан киттем мин
Алтмыш алты яшемдә,
Начальниклар хөрмәт итте,
Яраттылар эшемдә.

КФУның ишегалларын
Ялт иттереп себердем,
Әле бик күп еллар шунда
Эшләрмен дип белдем.

Планнарым зурдан иде:
Диананы кеше итү.
Ай-яй бигрәк авыр икән
Якты дөньядан китү.

Диана, бәгърем, балам,
Дәү әтине онытма.
Шифахәнәгә гел килдең
Риза-бәхил мин сиңа.

Гөлнара кызым, газизем,
Шәфкатьле бала булдың.
Баш очымда утырганда
Күзләремә яшь тулды.

Күңелем белән сизсәм дә,
Күзләрем ача алмадым.
Сине юату сүзләрен
Мин, кызым, әйтә алмадым.

Үләр алдыннан тавышым
Бетте, сөйләшә алмадым.
Күзләрем ачып, балам,
Бер сүз дә әйтә алмадым.

Әниеңә рәхмәт инде,
Актык минутларымда
Авызым чылатып торды,
Булды гел яннарымда.

Эльбрус улым, сине дә
Мин бик-бик нык яраттым.
Шифахәнәдә ятканда
Гел сине көтеп яттым.

Гөлнараны да гел көттем,
Килер дип өмет иттем.
Бер генә шалтыратуга
Йөгереп килеп җитте.

Дианага да зур рәхмәт,
Минем янга гел килде.
Укыйсы килә дигәчтен
Бик күп гәҗит китерде.

Баҗайларыма да рәхмәт,
Мине хөрмәт иттеләр.
Авыруым көчәйгәчтен
Бик тиз килеп җиттеләр.

Караңгы гүрләргә кердем,
Кайгылар салып сезгә.
Сабырлык бирсен, Ходаем,
Туганнар һәммәгезгә.

Балаларым, оныкларым,
Зинһар елап йөрмәгез.
Рәхәт тормышта яшәгез,
Кайгы-хәсрәт күрмәгез.

Балаларым, каберемә
Бик еш килеп йөрегез.
Дәү әтием монда ята, дип
Хәлемне белегез.

Әти-әни янында мин,
Зинһар, бәхил булыгыз.
Догагыздан калдырмагыз,
Миңа дога кылыгыз.

Борынгылар әйткәннәр бит:
- Язмышлардан юк узмыш.
Бирмәсен Ходай беркемгә
Минеке кебек язмыш.

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА

Фото: Cалават Камалетдинов

http://intertat.tatar/society/-onygym-s-nn-tk-utyrtuny-bik-avyr-kicherde-gomere-bue-ukytuchy-bulyp-eshl-g-n-khanym

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев