Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Саташу" саташтырса, Күңгәргә барыгыз

Олы Мәңгәр халык театрының спектакльләрен яратып караучылар бу коллективның әле күптән түгел Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган "Саташу" спектаклен онытмаганнардыр. "Шулкадәр оста уйнадылар артистлар, тәэсире озакка җитәрлек. Тагын бер карыйсым килә..." дигәннәрен үземнең дә ишеткәнем бар. Тулысы белән карау мөмкинлеге булмаса да, өзеген күрдем һәм карыйсым килеп калды. Гаҗәп, авылның...

Олы Мәңгәр халык театрының спектакльләрен яратып караучылар бу коллективның әле күптән түгел Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган "Саташу" спектаклен онытмаганнардыр. "Шулкадәр оста уйнадылар артистлар, тәэсире озакка җитәрлек. Тагын бер карыйсым килә..." дигәннәрен үземнең дә ишеткәнем бар.

Тулысы белән карау мөмкинлеге булмаса да, өзеген күрдем һәм карыйсым килеп калды. Гаҗәп, авылның гап-гади кешеләре шундый спектакль куя ала икән, дип сокландым. Билгеле бу иң элек режиссерның уңышы, артистларның, һәвәскәр дип әйтәсем килми әле, аның әйткәннәрен аңлап, спектакльдә иҗади якын килеп уйнаулары. Бәлки яшәүләредер... Ә режиссеры, республикага билгеле шәхес- Рафис Сәләхетдинов.

Карау теләге туса, 14 гыйнвар көнне Күңгәр авылы мәдәният йортына барып карый аласыз. Сер итеп кенә әйтәсе килә, коллектив бүгенге көндә яңа спектакль - Наил Гаетбайның "Әстәгафирулла" комедиясен сәхнәләштерү өстендә эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев