Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шахматчыларыбыз кайтты, нәтиҗәсе...

Татарстан шахмат мәктәбенә нигез салучыларның берсе Наил Мөхәммәтҗанов истәлегенә багышлап, Актанышта 14 -15 апрель көннәрендә авыл районнары һәм кече шәһәрләр командалары арасында VIII тапкыр Татарстан беренчелеге үтте. Дүртәр кешелек 19 команда көч сынашты бәйгедә. Шуларның берсе - безнең Әтнә командасы: Азалия Мифтахова, Самат Шәрәфиев, Камил Кәримов, Алмаз Бадиков. Тиз йөрешле...

Татарстан шахмат мәктәбенә нигез салучыларның берсе Наил Мөхәммәтҗанов истәлегенә багышлап, Актанышта 14 -15 апрель көннәрендә авыл районнары һәм кече шәһәрләр командалары арасында VIII тапкыр Татарстан беренчелеге үтте.

Дүртәр кешелек 19 команда көч сынашты бәйгедә. Шуларның берсе - безнең Әтнә командасы: Азалия Мифтахова, Самат Шәрәфиев, Камил Кәримов, Алмаз Бадиков.

  • Тиз йөрешле уен иде бу, анысы 15 минутлык. Блиц дигәне бар тагын, анысы тагын да тиз уйнала, монда фигураларны шалт-шолт куеп кына торырга кирәк, уйлап торыр вакыт бик аз. Безнең шахматчылар мондый төр ярышта беренче тапкыр катнашканлыктан, азрак кыенлыклар булмады түгел, булды. Югалыбрак та калдылар. Шулай да команда 5 урынга керә алды. Командалар ярышы гына булса да, шәхси беренчелекне дә билгеләделәр. Монысы безнең файдага булды, Самат Шәрәфиев 15 минутлык "быстрый шахмат"та 1 урынга лаек булды, блиц дигәнендә - 2 урында. Азалия "быстрый шахмат"та - 5 урында, блицта- 4 урында. Камил белән Алмаз безнең классик уен уйнаучылар, аларга уйнарга вакыт кирәк. Шунлыктан алар азрак калыштылар. Начар уйнадылар димим, беренче тапкыр өчен нәтиҗә әйбәт дип саныйм, - диде шахмат тренеры Раил Шакиров.

Бу бәйгегә Татарстан шахмат федерациясе башкарма җитәкчесе, гроссмейстер Илдар Ибраһимовның да килүе - турнирның дәрәҗәсен күрсәтә.

-Җәй көне Актанышта бәлки Татарстан республикасының команда чемпионатын оештырырбыз дигән ниятләре дә бар...- дип ачыклык кертте Раил Шакиров.

Лилия Шәрәфиева фотолары,

Сүрия Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев