Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татар зыялылары Тукай һәйкәле янында милләт киләчәге турында уйланды

15 апрель көнне татар зыялыларының шагыйрь каберенә чәчәкләр китерүе - традицион чара. (Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Тукайның йөрәге тибүдән туктаган көнне шагыйрьнең каберенә чәчәкләр салу мәрасименең кульминацион ноктасы Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗановның Тукайның милләткә мөрәҗәгать иткән юлларын укуы иде. Килүчеләр ул чыгыштан Туфан Миңнуллинның...

15 апрель көнне татар зыялыларының шагыйрь каберенә чәчәкләр китерүе - традицион чара.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Тукайның йөрәге тибүдән туктаган көнне шагыйрьнең каберенә чәчәкләр салу мәрасименең кульминацион ноктасы Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗановның Тукайның милләткә мөрәҗәгать иткән юлларын укуы иде. Килүчеләр ул чыгыштан Туфан Миңнуллинның "Без китәбез, сез каласыз" пьесасыннан Тукай монологын таныдылар. Тукай һәйкәле янында чыгыш ясаучылардан башкалар да үз чыгышларын Тукай юллары белән тәмамлады.

Возложение цветов на могилу Габдуллы Тукая

15 апрель көнне татар зыялыларының шагыйрь каберенә чәчәкләр китерүе - традицион чара. Аны Татарстан мәдәният министрлыгы Татарстан язучылар берлеге белән бергә оештыра.

Возложение цветов на могилу Габдуллы Тукая

Быел Тукайны искә алу чарасын Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов алып барды. Чыгыш ясаячак кешеләрнең исемлеге дә алган төзелгән иде. Искә алу чарасы шул программа буенча алып барылды.
"Табигать уянган матур вакытта Тукаебезга киләбез. Менә 105 ел инде безнең Тукайны җиргә иңдергән көнебез. Елдан-ел Тукайга чәчәкләр китерүчеләр арта. Тукай безнең яшәешебезгә әверелеп бара", - дип Данил Салихов чарага килүчеләргә рәхмәтен җиткерде һәм беренче сүзне Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камаловага бирде.

Возложение цветов на могилу Габдуллы Тукая

"Кадерле туганнар, милләттәшләр, без бөек шагыйребез Тукайны искә алырга җыелдык. Бу һәр татар өчен кадерле, изге көн. Бөек шагыйрьнең тормышы, иҗат юлы, хәтта үлеме дә халыкка хезмәт итүнең гаҗәеп үрнәге булып тора. Әдәбиятта Тукай рухы бүген дә яши, Тукай яндырган учак һаман да яна. Һаман да милләт җанын җылыта", - дип башлады чыгышын Эльвира Камалова. Ул рус телендә "байлыгыбыз ике дәүләт теле булуын да искәртеп үтте. "Тукайга килү - матур традиция. Без аны дәвам итәргә, буыннан-буынга җиткерергә тиешле. Без нинди генә заманда, нинди генә иҗтимагый шартларда яшәсәк тә, үз кыйблабызны Тукай кыйбласы белән барлыйбыз, Тукай иманы белән дөреслибез. Безнең бүген сөйләгәннәр дога булып барып ирешсен", - диде ул.

Возложение цветов на могилу Габдуллы Тукая

Разил Вәлиев үз чыгышында Тукайның бездән аерылмавына, көннән-көн якынаюына басым ясады. "Кайсы гына илгә барсаң да, аеруча төрки илләргә, Татарстаннан килдем дигәч, Тукайны искә алалар", - диде ул.

Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис "Алда тормыш сораулар куя, без аңа җавап эзлибез һәм шулчак Тукай акылына, Тукай хисләренә таяначакбыз", - диде ул. - Тукай киләчәктә дә иң нечкә, иң нәзберек сорауларыбызга җавап бирәчәк". Ренат Харис соңгы елларда Тукайга бәйле булып чыккан әсәрләрнең иң күренеклесе дип Зиннур Мансуровның "Тукай белән рухи әңгәмәләр"ен саный. "Тукай ни өчен татар халкының рухи символына, милли әйдәманына әверелә алган? Безнең Кол Галиләрдән башланган мең еллык әдәбиятыбызда олпат шәхесләр бик күп. Әмма безнең милләтебез Тукайны сайлап алган, - диде Зиннур Мансуров. - Аны беркем дә билгеләмәгән, татар халкы үзе билгеләгән. Тукай бөтен әсәрләрендә милләтем дип янган. Безнең телебез кыенлыклар кичергән көннәрдә без үзебезне Тукай каршында бурычлы дип тоярга тиеш".

Возложение цветов на могилу Габдуллы Тукая

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров: "Бүгенге җыелышның мәгънәсе бер генә булырга мөмкин: Тукайның теләкләре тормышка аштымы соң? Тукайның мәгънәсен аңлаган кешеләр шушы хәлгә калырлар идеме? Бирегә җыелган кешеләр үзләренең барлыгын белдерә. "Без барлыгыбызны исбатларга тиешбез", - ди. Иң зур мәгънә - милләтеңне саклап калу. Халкыбыз кем икәнен аңлап, үз язмышын үзе хәл итергә тиеш", - диде.

Возложение цветов на могилу Габдуллы Тукая

Тукай һәйкәле янында Коръән аятьләрен Тукай премиясе лауреаты Харис Салихҗанов укыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев