Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнәдә антибиотиклы дип, дүрт чиләк сөтне түккәннәр"...

Принтерга Соңгы көннәрдә сыер асраучы авыл халкы тетрәнү кичерә. Бердән, сөт бәясе түбәнәеп, үзкыйммәттән дә түбән дәрәҗәгә сикереп маташа. Хуҗалыклар, инвестор дигән хөрмәтле кешеләр халыкка эшләгән өчен хакын түләми интектерәләр, чөнки сөт саткан акча башка чыгымнарны да каплап бетерергә җитми. Бездә гадәттәгечә мондый чакта кешене бушка эшләтәләр. Россиядәге күптән килгән...

Принтерга

Соңгы көннәрдә сыер асраучы авыл халкы тетрәнү кичерә. Бердән, сөт бәясе түбәнәеп, үзкыйммәттән дә түбән дәрәҗәгә сикереп маташа. Хуҗалыклар, инвестор дигән хөрмәтле кешеләр халыкка эшләгән өчен хакын түләми интектерәләр, чөнки сөт саткан акча башка чыгымнарны да каплап бетерергә җитми.


Бездә гадәттәгечә мондый чакта кешене бушка эшләтәләр. Россиядәге күптән килгән бу традиция өчен җинаять җаваплылыгы каралган булса да, прокуратуралар эндәшми. Җитәкчеләрне дә аңлап була: мул итеп җыелган ашлык сатылмады, бәрәкәтсез килеш амбарларда ята, күселәр армиясен туйдыра. Башка чыгымнар үсү фонында инде менә сөткә дә бәяне төшерәләр. Татарстанда баш санын административ ысул белән арттыру артык җитештерү кризисына китерә, чөнки базарлар юк. Чит базарларга чыгыйм дисәң, әл­бәттә, сыйфатлы продукция тәкъ­дим итеп кенә алдыра аласың. Мондый вәзгыятьтә бәя төшү дигәнең афәтнең яртысы гына булып чыкты. Кабул итүчеләр сөтнең сыйфатын антибиотикка тикшерә башлагач, сыер тотучылар җилкә­сенә яңа проблема ишелеп төште: тапшырган сөтне бөтенләй алмый кире кайтаралар.


Таләпчәнлекне аңлап була һәм хупларга да кирәк, билгеле, чөнки халык сыйфатлы ризык ашарга тиеш. Соңгы көннәрдә бездә дә сөт җыючылар зарланып торды: "Антибиотик бар дип, сөтне кире боралар, ярты бәясенә тапшырырга туры килде", - диләр. "Ватаным Татарстан" хәбәрчесе башка районнарда хәл ничек икән дип, әтнәләр белән элемтәгә керде. Аларда да хәл шул ук, хәтта яманрак та икән. "Җыючы, сөтне кире алып кайтып, халыкка өләште. Дүрт сыер асраган күршем тугыз чиләк сөтен тыкрыкка агызды", - диделәр. Монысы инде илдә чын сөт кризисы башлануын хәбәр итә. Бу 2013 елгы йомырка сикерешенә һәм карабодай биюенә караганда да масштаблырак булырга ихтимал. Ситуация бер Татарстанда гына түгел, бөтен Россия өлкәләрендә дә шулай. Социаль челтәрләрдә авыл хуҗалыгы белән бәйле төр­кемнәрдә халык зар елый: "Сыерымны карантинга яптылар, антибиотик кулланганым да юк инде, анализ сөттә антибиотик күрсәтә", - диләр. Чынлап та, сыерлар сау-сәламәт килеш, укол ясалмаган хәлдә дә, сөт антибиотиклы. Кайбер җитәкчеләр инде ветеринарлар белән конфликтка кереп бетте, әмма мал табибының бер гаебе дә юк бу очракта. Яңгырлы җәй шул рәвешле кайтаваз бирә. Пе­чәнне яхшылап киптереп булмады, ул күгәрде, сатып алынган кайбер төргәкләр хәтта янып ук бетте.


Аз гына биология белән таныш һәркем белә: пенициллинны күгә­рек гөмбәсеннән ясыйлар. Андый гөмбә исә быел печән һәм саламда гына түгел, яхшылап киптерел­мәгән һәм коры урында сакланмаган ашлыкта да шактый. Башка елларда без аңа игътибар итеп тә тормый идек: ашлыктан күгәрек исе килсә дә сатып аласың, фуражга тартып, терлегеңә ашатасың. Антибиотик афәте исә моннан соң терлеккә сыйфатсыз азык алмаска икәнен искәртә һәм бу инде терлек азыгы һәм фуражлык ашлык җи­тештерүче фермерларга "ата": җи­тештерсәң, сыйфатлы терлек азыгы җитештерәсең, юк икән, ба­суыңны парга калдыр да түшәмгә төкереп тик ят, чөнки тегеләй дә, болай да бөләчәксең. Ярый, хуш, киләчәк өчен сабак алдык та ди. Үткәнне нишләтергә?

Аз гына күгәрек исе килгән печәнне һәм ашлыкны чүпкә түгәргәме? Әле аның коры килеш салган ашлыгы да тора-тора дым тарта һәм акрынлык белән күгәрек үрчетә.

Яшерен-батырын түгел, күп хуҗа­лыкларда ашлык саклау урыннары ташка үлчим: түбәсеннән су үтә, вентиляция дигәнең бөтенләй каралмаган. Хәлне төзәтү өчен миллиардлар кирәк. Авыл хуҗалыгы исә ул проблемалардан башка да күтәрәмгә калды инде. Проблема­ның бу яртысын чишү өчен, Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы белгечләре баш ватсын әйдә. Проблема хәл ителми икән, авыл сыерны үзе өчен генә асрый башлаячак, чөнки тыкрыкка сөт агызырлык байлыклар беркайчан да булмады бездә. Табигать шартлары авыр булган елларда югалтуларны каплый торган субсидияләр дә булганы юк диярлек. Әйтик, узган елгы яңгырлы җәй өчен кем нинди субсидия алды? Ул җәй шартларында күпме тырышсаң да, сыйфатлы печән әзерләү мөмкин­леге булмады бит. Ашлык белән дә шул ук хәл.
Без, кулланучылар исә, югарыдагыларга каршы таләпләр куйыйк.

Кибетләрдәге азык-төлекнең сыйфаты да шулай ук җентекләп тикшерелсен. Пальма мае белән, фальсификат ризыклар белән сый­ламасыннар безне. Фальсификатны азык-төлек базарыннан чыгарыгыз да авылдан сыйфатлы азыкны катгый таләп итегез. Менә шул чакта сыйфатлы азык-төлек бәясе тиешле дәрәҗәгә күтәрелеп, ягулык һәм техника чыгымнарын капларлык булгач, авыл инде печән­не яхшылап киптерер, ашлыкны киптергечләр аша үткәреп өр-яңа амбарларга салыр һәм ит-сөт сыйфаты да яхшырыр. Ә мәсьә­ләне болай кылычлар селтәп кенә хәл итәргә уйлыйсыз икән, бөл­генлек һәм ачлык көтә барыбызны да.

("Ватаным Татарстан", /№ 1, 06.01.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев