Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдән Балтачка ерак түгел

Бу очракта, күз алдында ничә чакрым ара булуын тотмыйбыз, сүз - сөт җитештерү турында.

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, 12 гыйнварга Әтнәдә ай башына карата - 4 тонна сөт артык җитештерелде, алдагы көнгә карата 1 тонна артык булды.

Саннарга килсәк, Әтнәдә бу көнне бер сыердан 27,2 килограмм сөт савып алынды. Татарстан буенча икенче урында баручы Кукмарада бер сыердан - 22,1 килограмм, аннан соң урнашкан Мамадышта 20,7 килограмм сөт савалар. Ә көнлек тулай савымга килсәк, элеккечә үк иң күбе - Кукмарада, биредә ул 230 тонна тәшкил итә. Балтачта бу көнгә тулай савым - 198,6 тонна, Әтнәдә 193 тонна булды. Димәк, Балтач күрсәткеченә бик күп калмый инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев