Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең яшь шахматчылары яхшы уйнады

Казанның Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат сараенда классик шахмат буенча Н.И.Мөхәммәтҗанов истәлегенә узган ачык турнир тәмамланды.

Бары шәһәр һәм чит төбәкләр шахматчылары катнашында үткән бәйгедә бердәнбер авыл районы командасы - безнең Әтнәдән иде. Шөкер, безнекеләр югалып калмадылар, лаеклы уен күрсәттеләр.

11 яшькә кадәрге шахматчы кызлар төркемендә уйнаган Азалия Мифтахова 5 балл туплап, беренче "унлык"ка узды. Ә 13 яшькә кадәр шахматчы ир-малдайлар төркемендә уйнаган Алмаз Бадиков һәм Камил Кәримов 4әр балл туплап, үз төркемнәрендә турнир таблицасының урта тирәсенә урнаштылар.

Гомумән алганда, бу чыгышны начар дип булмый. Шәһәр шахматчылары арасында мондый нәтиҗәләргә ирешү - мактауга лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев