Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төп бурычыбыз – законлылыкны саклау, халкыбызны яклау

12 гыйнвар көнне Россия прокуратурасы хезмәткәрләре 296 еллык һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Һөнәри бәйрәмебез Рос­сия Федерациясе Пре­зидентының махсус Ука­зы нигезендә, 1996 ел­дан бирле билгеләнә. Тарихы бик кызык­лы. Әле 1722 елның 12 гыйн­варында ук Бөек Петр Указы белән Сенат каршын­да генерал-прокурор посты билгеләнә. Шулай итеп башлангы­чында Павел Ягужинс­кий булган прокуратура институтына...

12 гыйнвар көнне Россия прокуратурасы хезмәткәрләре 296 еллык һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Һөнәри бәйрәмебез Рос­сия Федерациясе Пре­зидентының махсус Ука­зы нигезендә, 1996 ел­дан бирле билгеләнә.
Тарихы бик кызык­лы. Әле 1722 елның 12 гыйн­варында ук Бөек Петр Указы белән Сенат каршын­да генерал-прокурор посты билгеләнә. Шулай итеп башлангы­чында Павел Ягужинс­кий булган прокуратура институтына нигез салы­на.
Төзелүеннән алып бүгенге көнгәчә прокуратура эшчәнлегендә төп бурыч - хокук саклау. Прокурор ул - борчу-хәс­рәтең белән килердәй һәм дөреслекне табарга ярдәм итүче хөкүмәт хезмәткәре. Халыкка хез­мәт итү, аның закон­лы мәнфәгатьләрен як­лау бер генә гасырда да җиңел йөк булмаган. Шу­ңа күрә Россия прокуратурасы хезмәткәрләре кө­не бөтен ил, халык өчен бәйрәм дияргә нигез бардыр.
Саннарга килгәндә, 2017 елны район прокура­турасы тарафыннан уздырылган тикшерүләр нәтиҗәсендә 1107 закон бозу очрагы ачыкланды. Аларның 289ы икътисад өлкәсендә, әйләнә-тирә мохит һәм табигатьне саклау буенча - 31, кеше һәм гражданинның хокукларын һәм иреген яклауга кагылышлы 787 очрак теркәлде. Күргәнегезчә, кеше һәм гражданинның хокукларын һәм иреген яклау өлкәсендә хокук бозулар иң күбе. Тикшерү нәтиҗәләре буенча законсыз актларга 120 тапкыр каршы киленде, гражданнар һәм кайбер затларның мәнфәгатьләрен яклап, судка 546 гариза бирелде, закон бозу очракларын гамәлдәгеләре белән тәңгәлләштерүне таләп итеп 356 күрсәтмә кертелде, 500 гаепле вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды, Прокуратура карары буенча 80 вазифаи зат административ җавап­лылыкка тартылды. 2017 ел дәверендә прокуратура органнарына төрле сораулар буенча 52 шикаять кергән. Бу узган елгы күрсәткечкә караганда бераз кимрәк. Бер яктан караганда, бу уңай күренеш. Әмма ләкин 52 мөрәҗәгать безнең кебек 13250 кеше яшәгән район өчен зур сан. Шикаять­ләрнең күбесе гражданнарга каршы хокук бозулар белән бәйле, бу бик аянычлы хәл. Җинаять эше кузгату турында карар кабул итәр өчен тикшерү органнарына 1 эш буенча тикшерү нәтиҗәләре юнәлтелде.
Хөрмәтле коллегаларым, Сезне бәйрәм белән котлыйм! Үзегезгә һәм якыннарыгызга түземлек, сабырлык телим, Исән-сау булып, тигезлектә бик бәхетле гомер кичерүегезне телим. Гаять мөһим хезмәтебездә зур уңышлар юлдаш булсын үзебезгә.

Рәдис Хисмәтуллин фо­тосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев