Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

5912 сумга яши алырмы пенсионер

1апрельдән хезмәт пенсияләре- 1,7, социаль пенсияләр- 17,1 процентка артты.

Аерым категория гражданнарга - Советлар Союзы Геройларына, радиация тәэсиренә дучар булган гражданнарга, ветераннар, инвалидларга айлык акчалата түләүләр 5 процентка индексацияләнде.

Татарстанда картлык буенча хезмәт пенсиясенең уртача күләме хәзер (барлык пенсияләрне кушып, бүленеп табылган сумма дип аңлагыз) - 11 мең сум ти­рә­се. Социаль пенсияләр индексацияләнгәндә, дәүләт пенсияләре, өстәмә айлык һәм башка социаль түләүләр дә артты. Аларның суммасы социаль пенсиянең тәңгәл күләменнән чыгып билгеләнә.

Татарстанда пенсионерның яшәү минимумы агымдагы елда 5912 сум итеп билгеләнде, районыбызда иң аз пенсия алучылар да ай буе менә шул суммага яшәргә тиеш булып чыга. Бу акчаны ашауга тотарлармы, газ белән уткамы, даруларгамы, ничек җиткерергә икәнен генә аңлатмаганнар. Әгәр пенсия күләме, эшләмәүче пенсионерга тиешле башка түләүләрне дә кушкач, яшәү минимумыннан ким була икән, аның пенсиясенә социаль өстәмә билгеләнәчәк.

- Районыбызда 4616 кеше пенсия ала, аның уртача күләме 9469 сум 8тиен. Картлык буенча хезмәт пенсиясен алучылар - 3646 кеше, уртача пенсия күләме - 10 085 сум 52 тиен. Инвалидлык буенча 450 кеше уртача 7116 сум 7 тиен күләмендә пенсия ала. Ирләре үлеп, алар пенсиясенә күчүчеләр - 136 кеше. Бу төр пенсиянең уртача күләме 7801 сум 66 тиен. Дәүләт пенсиясен алучы 370 кеше бар, алар алган пенсиянең уртача күләме - 6869 сум 26 тиен. Иң зур пенсияне сугыш инвалидлары ала. Уртача пенсия күләме- 26 259 сум 44 тиен - дип ачыклык кертте пенсия фондының Әтнәдәге җитәкчесе Гөлсинә Нәҗмиева.

Исегезгә төшерәбез: 1 февральдән хезмәт пенсияләре 6,5 процентка аткан иде. Август аенда исә эшләүче пенсионерларның пенсияләренә төзәтмәләр кертеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев