Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Акылсызлар

Исерек шофер - җинаятьче. Бу сүзләр, минемчә, бик дөрес. Күпме кешегә кайгы китерә, күпме кешенең гомерен өзә, күпме кешенең тазалыгын какшата, гарип калдыра. Һәм моңа күп вакыт та кирәкми, берничә минут, секунд эчендә барысын да астын-өскә әйләндерә юл һәлакәте. Машиналар тимер генә, аларны ремонтлап була. Ә кеше гомере, саулыгы -...

Исерек шофер - җинаятьче. Бу сүзләр, минемчә, бик дөрес. Күпме кешегә кайгы китерә, күпме кешенең гомерен өзә, күпме кешенең тазалыгын какшата, гарип калдыра.

Һәм моңа күп вакыт та кирәкми, берничә минут, секунд эчендә барысын да астын-өскә әйләндерә юл һәлакәте. Машиналар тимер генә, аларны ремонтлап була. Ә кеше гомере, саулыгы - тимер түгел. Кире кайтарып булмый. Кызганычка каршы күп кенә шоферларыбыз моны аңламый, аңласа да 100 грамм "шайтан суы" эчсәләр, геройланып, барысын да онытып, машиналарына утырып, кая күз күрә, шунда юл алалар. Менә шундый "геройларның" каршыларына чыгып, вакытында аларны туктатмасаң, фаҗига буласын көт тә тор. Күпме генә телевизор, газета-журналлар әйтеп, язып торсалар да, спиртлы эчемлек, наркотиклар кулланган хәлдә ЮХИДИ хезмәткәрләренә юлыгучылар байтак.

Агымдагы елның икенче аена аяк бастык, үткәннәрдән гыйбрәт ала беләбезме соң?! Күрсәткечләр гел киресен сөйли, 2013 елның гыйнвар аенда безнең тарафтан 17 исерек шофер тоткарланган, 2012 елда - 7 шофер, 2011 елда ел башыннан 4 шофер "эләккән" булган. Быелның февраль аенда 3 исерекне туктаттык. Кеп-кечкенә районда бу, күп кенә зур районнарны да уздырганбыз хәтта. Бик зур "алга китеш" , тик кире яктан. Һәм моны сүзләр белән генә әйтеп аңлатып та булмый, Инде 1,5 елдан 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү дә куркытмый башлады ахыры шоферларны. Яшьләр генә түгел, олы яшьтәгеләр дә еш кына юл йөрү кагыйдәсен боза. Әмма кайсы гына шоферны алма, "килеп эләккәч" берсенең дә машина йөртү таныклыгын бирәсе килми, нинди генә ысул белән булмасын, үзләрендә калдырасы килә. Төрле сәбәпләр дә табалар: кемдер дару эчкән, безне, ягъни ЮХИДИ хезмәткәрләрен күргәч, аңа авыр булып киткән, кемдер квас, "әзрәк катык эчтем", диючеләр дә бар. Ә үзләре көч-хәл белән аяк та басып торалар.

- Бер бокал шампан шәрабе генә эчтем, - дию­челәр дә ялгыша, ул да спиртлы эчемлек.

Шуңа күрә, кабат-кабат әйтеп, кисәтәсе килә, башны юләргә салудан мәгънә юк, спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырсагыз, сез күпләрне, шул исәптән үз гомерегезне дә, башкаларныкын да вакытыннан алда өзәргә мөмкинсез.

Нәтиҗәләр бик аяныч бетәр, айныгач үкенерсез, тик соң булыр. Сакланганны саклармын дигән Аллаһы Тәгалә дә.

Туганнарга, дусларга, күршеләргә, авыл­даш­ларга игътибарлы булыйк. Аларга кире кайтарып булмаслык адымнар эшләтмик. Юлларда бер-беребезгә ярдәм итик. Руль артына утырдыңмы, шуны онытма - шофер кеше үз тормышы өчен генә түгел, башкалар өчен дә җаваплы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев