Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ҺӘР АКНЫҢ КАРАСЫ БУЛА

Республика буенча алсак, 11 гыйнварга Әтнә районы бер баш сыердан 16,3 кг сөт савып, I урында бара.

Бу тенденция инде бер айлап шулай саклана. Моның нигезе - сыйфатлы һәм мул азык базасы булдыруда, дип саный белгечләр. Ялтыравыклы кәгазьгә төреп бирсәң, бүләк тагын да зәвыклырак күренә бит. Бу очракта көндәшләрнең күрсәткече шул матур кәгазь ролен үтәсен - һәм күз салыйк. "Ут күрше"ләребез Арча, Биектау районнары бер баш сыердан 10,8 кг сөт савып, "Оператив мәгълүматлар"да 28-29 урыннарда урнашканнар. Безнең Әтнәдән соңгы урыннарда баручы көндәшләребез күрсәткече дә 1 кг чамасы ким: бер баш сыердан Сабада - 15,6 кг, Актанышта - 15,4 кг, Кукмарада - 15 кг, Балтачта 14,5 кг сөт савалар. "Койрык"тагы Тәтеш, Азнакайныкы 8 кг-нан аз гына күп. Ә республика буенча уртача күрсәткеч, бер баш сыерга 11,8 кг туры килә. Сводкада 3 гыйнварга карата бирелгән күрсәткеч баганасы сөендерә: безнең алга китеш 2,1 кг тәшкил итә. Республиканың барлык 43 районына 15,2 кг туры килгән мәлдә бу.

Тик, һәр акның карасы була, дигәндәй, күңелгә куаныч белән бергә шик-шөбһә дә керде. Алдагы елга карата бездә алга да, артка да китеш юк. Ә башкалар арттырганнар: республика буенча 73,5 т булса, шул ук Саба, Актаныш, Кукмараныкы 7,9-17,5 т тирәсе. Балтач белән Әлкинең азрак артка чигенүен (-2,2 т, -2,6 т) күреп юансак кына инде.

Шул ук 11 гыйнварга бирелгән мәгълүматлар буенча, район ху­җа­лык­лары бер баш сыердан 15,72 кг сөт савып алып, алдагы ел күрсәткечен 0,12 кг-га арттырдылар. "Ленин" (+3,78 кг), "Ташчишмә" (+2,60 кг), "Шахтер" (+2,45 кг) ху­җа­лыкларында бу сизелерлек. "Мәңгәр"дә бер баш сыердан 19,30 кг (+0,09 кг) сөт савалар. Янә бер мичкә балга бер кашык дегет өстәмичә булмый. Узган елга карата зачет исәбеннән 467 кг сөтне артык сатсак, алдагы көн белән чагыштырсак, киметкәнбез: -191 кг.

Автор фотосында сулдан уңга "Таш­чишмә" ху­­җа­лы­гы­­­­­ның алдынгы сы­ер са­­­­вучылары Гөлнадия Ху­­җина, Айгөл Һадиева, Фир­­дания Һадиева, Энҗе Хәй­­рул­лина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев