АЛТЫН КУЛЛЫ ПЕШЕКЧЕ
Голубцы, бифштекс, төрле камыр ризыклары... Бу Күлле Киме хуҗалыгы ашханәсендәге менюның бер өлеше.
Әйе, әйе... ООО "Дусым"ның Күлле Киме бригадасы эшчеләрен көн дә әнә шундый ризыклар белән сыйлыйлар. Әлеге ашларны әзерләүче Благодарова Сәрия апа Нихат кызы чын профессионал һәм алыштыргысыз пешекче. Ул 5нче разрядлы повар дәрәҗәсенә ия.
Сәрия апа Күлле Киме кызы. Тормышында, үзе әйтүенчә, барысы да бик кызык башланган. Пешекче булам, дигән уй аның башына бер тапкыр да килми. Кечкенәдән тәрбияче булырга хыяллана. Шуңа күрә педагогия университетына юнәлә, ләкин конкурстан үтми. Ул елларда шәһәрдә иркенләп татарча сөйләшү әле таралмаган була. "Казанга башка бармыйм", - дип, күңелсезләнеп, өенә кайтып китә. Әмма Фәйзрахман бабае: "Тамагың ач булса, биисең дә, җырлыйсың да килми", - дип үз киңәшен бирә һәм, оныгын кабат Казанга алып килеп, кулинария училищесына укырга урнаштыра. Биредә Сәрия апа 2 ел укый. 1975 елда комсомоллар арасында БАМ (Байкало-Амурская магистраль) төзелеше данлыклы була. Себергә китәсе килмичә елаган кызына әнисе Түбән Камага путёвка ала. Сәрия апа шунда эшли, пешекчеләргә дигән төрле конкурсларда катнаша, җиңүләр яулый. "Яшь пешекчеләр" конкурсында 1 урын алгач, аны Түбән Камада ашханәдә җитештерү тармагы җитәкчесе булып эшләргә чакыралар. 1982 елга кадәр шунда эшли, ә аннан соң, кияүгә чыгып, Бөгелмә шәһәренә китә. Биредә ул кафеда бригадир булып, аннан соң "Аэропорт" ресторанында директор булып эшли. Бөгелмәгә килгән чит ил делегацияләренә, артистларга (мисалга Александр Буйнов, Олег Газманов, Зилә Сөнгатуллина, Фоат Мансуров һәм башкалар) һәрвакыт Сәрия апаның коллективы хезмәт күрсәтә. Яхшы җитәкче булганлыктан, 2004 елда ул "Лучшие руководители XXI века" конгрессында булып кайта. Идел буе районыннан бирегә ике җитәкче генә чакырылган була.
Язмыштан узмыш юк, ди татар халкы. Сәрия апа белән килеп чыккан кызыклы вакыйгадан соң бу мәкальгә тагын бер кат ышанып куясың. 2009 елда Сәрия апаны Түбән Кама телевидениесенә "Деловой клуб" программасына чакыралар. Шунда танышы Себергә җибәрергә поварлар кирәген әйтә. Кызыксынып, Сәрия апа үзе китә. Озак уйларга вакыт булмый, билетлар алып, самолётка утыра. Килеп җиткәч, нинди шәһәр дигән сорауга аңа: "Бу Усть-Кут, БАМ төзелешенең башлангыч ноктасы", - дип җавап бирәләр. Шулай итеп Сәрия апа 1975 елда барасы килмичә елаган җиргә бу юлы үз теләге белән килеп эләгә.
Бүгенге көндә Сәрия апа Күлле Киме авылы ашханәсендә механизаторларны, терлекчеләрне ашата. "Мин үз эшемне бик яратам. Пешекче профессиясенә өстән генә карау дөрес түгел. Үз эшеңне яратсаң, күп баскычларга, биеклекләргә күтәрелергә була. Пешекче ул рәссамчы кебек: бизәү, ясау, тудыру эше белән шөгыльләнә", - ди ул. Авылда Сәрия апа турында һәрчак яхшы сүзләр генә сөйлиләр. Ә эшчеләр хәтта төшке ашка өйләренә дә кайтудан туктаганнар.
Күлле Киме авылында яңа ашханә төзелеп килә. Аның буенча иң беренче чиратта Сәрия ападан киңәш сорыйлар. "Яңа ашханәгә күчсәк, пешерергә дә, өйрәтергә дә җиңел булыр иде. Мин анда шулай ук авыл халкына туган көннәрен, бәйрәм-мәҗлесләрен, туйларын ясап булырлык зур зал булуын телим. Зал булса, колхозга да, халыкка да әйбәт була. Чөнки авылда бәйрәмнәр үткәрергә бары тик мәктәп ашханәсе генә бар. Зур авылда әллә ниләр эшләп була бит", - ди ул. Сәрия апа яшьләргә пешерү эшләре, сервировка буенча дәресләр дә бирергә каршы түгел. Аның фикеренчә, яңа ашханәдә моның белән шөгыльләнү тагын да җиңелрәк булачак.
Сәрия апаны әле дә бертуктаусыз төрле мәҗлесләргә чакырып торалар. Аның үз эшен профессиональ дәрәҗәдә башкаруында беркемнең дә шиге юк. "Пешекче эше һөнәр түгел, ә сәнгать", диләр. Сәрия апа да гади генә ризыкны да үзенчәлекле итеп бизи һәм табынга бирә белә. Мисалга, салатларны ул юка гына итеп пешерелгән беленнәргә төреп, укроп белән бәйләп куя. Газета укучыларга да үзенең оригиналь рецептларының берсен тәкъдим итә. Сез дә әзерләп карагыз.
Әңгәмә вакытында Сәрия апа әзерләгән төрле тәм-том сурәтләре тулы альбом карадым. Алар барысы да үзенчәлекле, зәвык белән бизәлгәннәр. Сездә ничектер, ә бездә шулай: терлекче һәм механизаторларны әнә шундый профессиональ пешекче сыйлый. Мактану түгел, ә горурлану... Алтын куллы пешекче эшләп торганда бер эшче дә ашсыз калмас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев