Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ҺӘР ЯЛТЫРАГАН АЛТЫН ТҮГЕЛ

Базар мөнәсәбәтләрен Г.Тукай: "Саталар, сатып алалар. Алдыйлар, алданалар", - дип шигъри юлларда бик ачык күрсәтә.

Ә хәзерге алдау - алдануларны шагыйрь ничек сурәтләгән булыр иде икән? Чөнки бөтен Рәсәй җәмгыяте алдауга корылган. Сине ялган вәгъдәләре белән президентлыкка кандидатлар да, депутат кәнәфиенә үр­мәләүчеләр дә, төрле дә­рәҗәдәге чиновник­лар да, алыпсатарлар да, бан­к­­­лар да, хәтта якын дус­тың алдарга мөм­кин.

Безнең яшәешебезне тәшкил иткән, соңгы акчаларыбызга сатып ала торган тормыш кирәк-яраклары товарлары белән алдау турында иде язмам. Төзелеш материалларына күз салыйк. Йорт, бүлмә стеналарын тышлау өчен нинди генә материаллар юк. ДСП, ДВП, МДФ, сайдинг, пластик материалларның ма­турлыгыннан күзләр камаша. Аларның каен, имән, нарат, әллә нинди кыяфәттәгеләре бар. Бәяләреннән башлар әйләнә. Куана-куана са­тып алабыз, шулар бе­лән саф бүрәнәләрне, чын такталарны төреп яшерәбез. Заманча ме­бельләрнең күбесе ДВП, ДСПлардан, ягъни агач чүбен, башка отходларны синтетик сумалалар, фенол кушылмалары кебек агулы матдәләр кушып пресслау ысулы белән ясалуын онытабыз.

Синтетик тукымалардан башка хәзерге тормышны күз алдына китереп булмый. Көн саен мода үзгәреп тора. Модадан һәм кешедән калышмаска тырышып кием-салым җыйган заманда экологик чиста, гигиена таләпләренә җавап бирә торган киҗе-мамык, киндер, җитен, сарык һәм дөя йоны, кәҗә, куян мамыгы, чын ефәк кебек тукымаларны ничек җиткермәк кирәк? Организмга зыян­лы (тирне сеңдерми, эле­ктрлана) булса да, син­­тетик тукымаларны күбрәк кулланабыз.

Иң күбе безне азык-төлек белән алдыйлар. Хәзер синтетик (СПП) һәм ясалма (ИПП) азык продуктлары кулланышка күбрәк керә бара. Фикеремне казылык мисалында исбатлап карыйм. Хәзер теләсә-кайсы азык-төлек кибетенә керсәң, иң беренче казылык эшләнмәләренең күптөрлелеге, күплеге хәйран калдыра. Ләкин аларда итнең бик аз булуы беркемгә дә сер түгел. Узган гасырның 50-60 елларында, шулай ук 70-80 еллардагы Мәскәү-Казан поезды (аны халык "колбаса поезды" дип йөртә иде) белән халык Казанга ташыган Мәскәү казылыгында әле ит бар иде. Еллар үткән саен казылык кыйммәтләнә, ә составында ит азая бара. Моны ничек парадокс димисең инде? Хәзерге казылыктан итне кысрыклый торган нәрсәләр: соя, кишер, сөякләр, буягыч матдәләр, хайван тиресе, эч мае, манный ярмасы, бәрәңге һәм кукуруз крахмалы, тары, дөге, солы оннары, маргарин, көнбагыш мае, төр­ле стабилизаторлар, эмульгаторлар һ.б. бар.Бу компонентлар казылык­та, сосискиларда, пилмәндә, хәтта ветчинада да иткә караганда 3-4 тапкыр күбрәк.Казылык составындагы химик компонентлар һәм тәм көчәйткечләр:нат­рий глутоматы, кар­ра­гинан, калий һәм натрий нитритлары, кошениль, пирофосфатлар казылыкка тәм бирәләр. Иң аянычы шунда - балалар бу тәмгә кечкенәдән ияләшәләр, итсез, зыя­н­лы казылыкны тәмле дип ашыйлар. Казылыктагы ан­тиокисьлительләр аш­кайнату орган­нарын ярсыталар, андагы файдалы микроорганизмнар фло­ра­сын-лак­тобактерия­ләр­не ки­метәләр, ашкайнату процессына зур зыян салалар. Казылык составына керүче каррагинан табигый гель тудыручы матдә. Ул үзенә суны күп йотып, желе хасил итеп бүртергә сәләтле.Сатып алган кыйммәтле казылык, каррагинан сос­­­тавындагы су парга әйләнү сәбәпле, бик тиз җиңеләергә сәләтле, димәк, акчагыз да су бе­лән бергә парга әйләнә ди­гән сүз.

Санап кителгән зыянлы матдәләр хәзерге за­манның башка ризыкларында да күп. Аларның балалар ризыкларында, эчемлекләрендә булуы тагын да куркыныч. Балалар аларның тәменә тиз күнегеп, натураль ризык­лардан бизәләр. Балалар сәламәтлегенең елдан-ел кимүендә аларның дөрес тукланмавы да сәбәпчедер. Күптән түгел Мәңгәрдә үткән көрәш тур­нирында бер тренер җиңелгән малайга: "Энем, чипсы ашап кына җиңеп булмый ул," - диде. Хак сүзләр.

Балалар бакчасыннан оныгыма көн саен кып-кызыл, бернинди җә­рәхәте булмаган алма би­реп җибәрәләр. Өй шарт­ларында аны берничек тә җәйгә кадәр саклап булмый. Ә дистәләгән химик препаратлар белән саклыйлар. Витаминнары күп, бигрәк матур дип шуны без дә ашыйбыз, балаларга да бирәбез. Кибетләрдә әле дә, шы­гырдап торган, пычак белән кисеп булмый торган таза, арзанлы кәбестә тулып ята. Ә узган ел мин 25 төп агусыз кәбестә үстерәм дип азапландым. Ләкин кара борчалар, кәбестә күбәләге миннән көчлерәк булып чыктылар. Табигый агусыз препаратларны алар бар дип тә белми. Ә басуда кәбестә гөрләп үсә, аларга кара борча да, кәбестә күбәләге дә тими, сакланышы да 100%. Яшәсен агу, яшәсен химия!

Балалар экологик чиста ризыклар: ит, сөт, кара икмәк, агусыз бәрәңге, бакчада үскән һәм табигатьтәге кыргый агусыз җиләк-җимешләр, ашарга яраклы үләннәр, яшелчә ашасыннар. Ата-аналар! Балаларыгызның сәламәтлеге сезнең кулда. Зәңгәр экраннардан нәрсә генә макталмый: телеңне йотарлык тәм-томнар, бер төймәсен кабу белән үлеп баручы­ны терелтә торган дарулар, теләсә-нинди тапларны бетерә торган порошоклар, исе тәрәзәдән кереп, кешеләрне якынайта торган кәһвәләр, бер йотымын эчү белән хатын-кызны ирләр муенына асылындыра торган эчемлекләр, бабайлардан егетләр ясый торган препаратлар һ.б. Рекламага ышанырга ярамый. Яхшы товарга реклама кирәкми.

Безне "Хәләл ризык" дигән сүз белән дә алдаламыйлар микән дип тә шикләнәм мин. Гөнаһла­ры җи­тештерүчеләрнең үз­­лә­ренә булсын.

Алданмагыз! "Һәр ялтыраган алтын түгел" дигән халык мәкален истән чыгармыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев