Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ачык дәрес

Апрель аеның соңгы көнендә тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенроссия ачык дәресе узды.

  • Әлеге чараны районның барлык мәктәпләрендә дә үткәрдек. Әледән-әле мондый дәресләр уздыру бик мөһим. Куркыныч хәлләргә кечкенәдән үк әзер булып үсәргә кирәк, - дип саный 108нче янгын бүлеге начальнигы Данис Сибагатуллин.

Ачык дәрес янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлатудан гына гыйбарәт булмады. Биредә укучы балаларны эвакуацияләүне практик рәвештә башкарып карадылар. Әйтик, Олы Әтнә мәктәбенә янгын сүндерү машинасы белән килделәр. Башта укучы балаларны һәм укытучыларны мәктәп спортзалына җыйдылар. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерделәр. Соңыннан, шартлы гадәттән тыш хәл тууга бәйле рәвештә эвакуация уздырдылар. Дәреснең практик өлешен мәктәп каршында торган янгын сүндерү машинасы янында дәвам иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев