Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“ӘТКӘМ-ӘНКӘМНЕҢ ТЕЛЕ”

Бүген - Халыкара туган тел көне

И минем җандай кадерлем,

И җылы, тере телем!

Кайгылар теле түгел син,

Шатлыгым теле бүген,- дип язды Хәсән ага Туфан да. Тукайдан алып кайсы язучының иҗатына күз салма, туган телгә мәдхия укыла. Моның нилектән икәнен сүз тәмен белүче Марсель Галиев болай аңлата: "Чөнки халкымның тәкъдир-язмышы - төрле дәверләрдә баш июе дә, баш чөюе дә, әрнүле ярасы да, бәхетле күз карашы да, чая матурлыгы да, аяусыз батырлыгы да - ана телебездә чагыла. Тел байлыгы - буыннан-буынга күчә барган ганимәтле мирас, халык бәгыренә язылган тере сүзләр йолдызлыгы", - ди ул. Һәм ул мең кат хаклы. Һәр халыкның үз теле кадерле. Моны истә тотып, 2000 елда ЮНЕСКО тарафыннан 21 февраль - Туган тел көне дип игълан ителде. Дөньяда 6000нән артык телдә сөйләшәләр. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә итеп таныла, чөнки һәр тел кеше халәтенә бердәнбер җавап һәм без мәңге сакларга тиешле тере мирас булып тора. Ә безнең өчен туган тел - ул татар теле. Татар халкының акылын, гореф-гадәтен, дөньяга карашын, фәлсәфәсен, тарихын, кыскасы, бөтен күңел байлыгын, мең еллар буена үзенә сеңдерә килеп, безнең заманнарга җиткергән чиксез кадерле хәзинә. Һәм без дә үз чиратыбызда туган телебезне балаларга, оныкларга кадерле мирас итеп тапшырырга тиеш. Кызганыч, соңгы елларда туган телебезгә кимсетеп караучылар да күренә, аннан оялучылар да, кирәксезгә санаучылар да бар. Моңа бәлки дәүләт тарафыннан игътибар җитеп бетмәү дә сәбәптер. Районыбыз мәктәпләрен­дә туган телебезгә багышлап чаралар үткәрелә икән, без әле аны саклыйбыз, яклыйбыз һәм безгә, саф татар районында яшәүчеләргә туган телебез бик кадерле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев