Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укыгыз “Әтнә таңы”н!

Газетабызның 2 ноябрь санындагы "Газетага язылыр вакыт" дигән язманы укыгач, кулга каләм алдым да уйга калдым.

Яңа технологияләр заманасында яшибез, мәгълүматны башка сыйдырып бетерә торган түгел, интернет челтәре минуты-секунды белән һәрберсен җиткереп тора. Шуның өстәвенә интернет-газеталар белән дә шыплап тулды бу челтәр. Шулар янәшәсендә "Әтнә таңы" да бар, теләгән кеше сайтка кереп, газетаны күзаллый ала. Бәлки бу мәгълүмат кемне булса да канәгатьләндерә торгандыр, тик менә мин газетаның үзен алып, кулга тотып укырга яратам. Яшь булсам да, гадәттә "Яшьләр газета укымый", диләр, "Әтнә таңы"н яратып, онытылып укыйм, рәхәт булып китә. Кая инде газетаның үзен интернеттагысы белән чагыштырасың, интернетка барлык язмалар да куелмый бит, монысын да уңай бәялим, газета үз-үзенә көндәш булырга тиеш түгел. Ә үзе шундый бай эчтәлекле, аеруча газета укучыларның язмаларына бушлай урын бирүләре ошый, әтнәләр моны бәяләп бетермәсәләр дә, чит районныкы булгач бәялим, үзебезнең район редакциясендә булганым бар, язмамның киләчәге өчен борчылып кергәч, "Без иң элек түләүле язмаларны бастырабыз, урын калса чыгарырбыз", - диделәр. Ә әтнәләр мине үзләренеке итеп кабул итеп, язмаларыма бушлай урын бирәләр, бер минем хатларга гына түгел, барысына да. Тәнкыйть язмаларын да бастыра "Әтнә таңы". Бәлки алар халыкка уңай булсын дип, үзләренә зыян да китерә торганнардыр, монысын да уңай бәялим, халыкчан газета шундый булырга тиеш. Ара-тирә: "Бу район газетасында юньле берни юк, ачып та карамыйм, дөресен әйткәндә", дигән дусларым бар. Андыйларга һәрчак: "Башта ачып укып кара, аннан әйтерсең яме", дим. Суга керми генә йөзәргә "өйрәнгән" кеше ничек су турында сөйләшә, аңа бәя бирә алсын!

"Әтнә таңы"н белдерүләр карар өчен, фотосурәтләре өчен алдырган кешеләрне беләм. Булсын, алалар бит, барыбер укыйлар, ә бит әле без - күрше районныкылар.

Битләре аз, сусауны басып өлгерә алмый, башка кимчелеген күрмим. Барыбызга да ярдәм итәргә тырышкан, яңалыкларны вакытында халыкка саф татар телендә, матур һәм бай эчтәлекле итеп җиткерә алган редакция коллективы олы ихтирам һәм рәхмәткә лаек! Җитди темалар, шатлык, йә кайгыларыгыз белән дә газетага язып бүлешә аласыз. Хәзер үк каләм һәм ак бит алыгыз да, күңелегезгә ни килә, шуны языгыз. Язу теләгегез булмаса, һәрбер мәкаләне яратып, кадерен белеп укыгыз. Чөнки анда барысы да бар. Укыгыз һәм язылыгыз гына! Бик гаҗәеп, бердәнбер бит ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев