Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“ӘТНӘ – ПОЛИГОН”

Питрәч районында узган республика агросәнәгать комплексының 2012 ел эшчәнлегенә багышланган семинар-киңәшмәсендә безнең район терлекчелеге турында да фикер яңгырады.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минист­ры Марат Әхмәтов: "Әтнә терлекчелеге - тәҗрибә өйрәнү өчен зур полигон ул", - дип белдерде. Дөрестән дә, бу өлкәдә мактанырлыгыбыз бар, бюджетның 80 проценты диярлек тер­лекчелектән, сөттән кергән финанс чы­ганаклары исәбенә формалаша. Сөт саву буенча республикада алдынгы­лар рә­тендә без. 25 февральгә республикада бер баш сыердан уртача савым - 12,4 кг, ә Әтнә районыныкы - 19,3 кг. Бездән соң баручы Сабаныкы - 17 кг. Аннан соңгы Балтач, Кукмара, Кайбыч, Актаныш, Буа сыерлары тәүлеклек савымны 16-14 килодан арттырмыйлар. "Иң мөһиме - сату", - диярсез. Монда да күрсәткечебез һәм тоткан урыныбыз өметле: рес­публиканың 4 районы гы­на бездән күбрәк сава. Ә бит бездә сыерлар саны күпкә аз. Нәтиҗәдә, авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына җитештергән сөтебез 2,16 кг булды. Чагыштырыгыз: республикада план буенча савым сыерлары саны - 240379 баш, ә Әтнәдә - 6001 баш кына. Димәк, республика буенча алсак, бездә савым сыерлары саны - 2,5 % чамасы гына, әмма саткан барлык сөтнең 4 проценты безнең район өлешенә туры килә! Уңай якларыбыз болар гына түгел: шул ук республика мәгълүматларыннан күренгәнчә, алдагы елдан 15,8 т, ай башына карата 6 т сөтне күбрәк сатабыз.

Район күмәк ху­җа­лык­ларының 25 февраль мәгълүматларына күз салыйк. Бер баш сыердан саву буенча "Шахтер", "Күшәр", "Мәңгәр", "Ташчишмә" ху­җалыклары алда бара­лар, шул ук вакытта "Күңгәр", "Уңыш" ху­җалыклары артта, сводканың "койрыгы"нда сөй­рәләләр. Шөкер, "Тукай" да барлык саткан сөт кү­ләмен сизелерлек арттырды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җи­тәкчесе Хәмит Фазылҗан улы бик кызыклы саннар җыелмасы тупланган мәгълүматлар бирде. Анда 1995-1994 ел нә­тиҗәләре бирелгән. Ул елларда район ху­җа­лыклары саткан барлык сөт күләме 60 т-га да җитә алмаган. "Ташчишмә"нең 1995нче елда саткан 2000 килосын һәм бүгенге 8000 кг-ын, "Ленин" белән "Татарстан"ның икесе бергә саткан сөт күләмен бермә-бер арттыруын, "Күшәр"нең ул чорда 3000 кг сөт сатып, хәзер аны 8000 кг-нан да арттыруын күреп куандым.

Ә бит бу уңышларның нигезе, беренче чиратта, район җитәкчелегеннән - яңалыкларны кертү, куллану, үтәтүдән тора. Азык базасын камилләштерү дә уңай нәтиҗәләр бирә, актив моцион куллану, терлекләрне кардага чыгару да бик мөһим. Әйтик, актив моцион куллану сыерның теләккә килүен 92 процентка кадәр билгеләү мөмкинлеге бирә. Ә кардага гына чыгару мондый мөмкинлекне - 79 %, кардага бөтенләй чыгармау, ягъни, сиптә генә тоту 3 % күләменә калдыра. Терлекчелектә яңача тәрбия чаралары, заман технологияләрен куллану кирәк.

Беренче багана - хуҗалыклар, икенче - 25нче февральгә бер баш сыердан уртача савым, өченче - бу көнне зачет исәбеннән сату, өченче, бишенче - алдагы елдан артык яки ким.

Шахтер 24,29 +4,38 15887 +3531

Күшәр 23,20 +5,20 8150 +1700

Мәңгәр 22,93 +2,66 13003 +2168

Ташчишмә 22,89 +3,95 8357 +1355

Таң 19,41 +2,89 16274 +2519

Дусым 18,77 +0,69 10999 +133

Ленин исем. 18,74 +1,52 20315 +3382

Тукай 16,35 +3,42 15877 +3725

Күңгәр 14,40 +1,40 5429 +753

Уңыш 14,58 +0,91 8435 +886

Район буенча 19,29 +2,60 122726 +20152

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев