Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“АВЫЛ, ДИМӘК, ЯШӘЯЧӘК!”

Бәрәскә авылы мәдәният йортының ачылу тантанасында Фәрит Бикчәнтәев әнә шулай диде.

Татарстан Республикасы хөкүмәтенең махсус карары нигезендә ел саен бер мәдәният йорты төзелергә тиеш булып, безнең Бәрәскә авылында да мондый мәһабәт бина төзелеп килүе хакында бәян иткән идек инде. Һәм менә Бәрәскә мәдәният йорты авыл халкына хезмәт күрсәтә дә башлады. Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, якташыбыз Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев белән "Ленин" хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз Вилдан улы Хәйруллин арасындагы үзара килешү нигезендә, мәдәният йорты сәхнәсендә иң беренче спектакльне камаллар уйнады. "Авылда мәдәният йорты төзелә башлагач, биредә мин бер консультантка әйләндем. Илгиз: "Фәрит, менә монысын болайрак эшләсәк, тегесен менә болай итеп үзгәртсәк ничегрәк булыр икән", дип киңәшләшкәч, мин дә: "Тик бер шарт белән - мәдәният йорты сәхнәсендә иң беренче спектакльне без куячакбыз", дидем. Ризалашты. Һәм менә без сездә кунак­та", - диде.

Кичке якта, авыл уртасында әкияттәгедәй мәһабәт, зур бинаны күргәч, һәрвакыттагыча булдырганнар, тырышканнар бәрәскәләр, дип сок­лануымны яшермәдем. Спектакль карарга ашыккан апалар, соклануымны ишетеп, бары бер сүз белән "Әйе шул, Аллага шөкер", - дип куйдылар..

Авыл уртасындагы иске мәчет бинасы да халыкка мәдәният йорты буларак 80 еллап хезмәт иткән иде. Һәм менә хыяллары тормышка ашты, ТР хөкүмәтенең махсус программасы нигезендә яңа мәдәният йорты салынды. Хөкүмәт программасы буенча дип сөйләнсәк тә, мәдәният йорты проектына да күп кенә үзгәрешләр кертергә туры килә. "Булгач булсын - халык өчен", дигән прин­цип искә алып эшләнә. Әл­бәттә, хуҗалык җитәкче­се, рай­он җитәкчеләре ярдәме белән. Тантанада Илгиз Вилдан улы үзе дә бу хакта: "Бу биналы булуыбызда, уңышларыбызны күрә белүдә район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимовка рәхмәтлебез. Шулай ук бинаны төзегәндә кызуларга кирәк булып, эшчән, зур коллектив булдырганыгыз өчен, проектка үзгәрешләр кертергә теләп мөрәҗәгать иткәндә, безнең әйткәннәргә колак салганыгыз өчен ООО Арча МСО директоры Зиннур Нурулла улы Гарифуллинга да бик зур рәхмәт", - диде. Район башлыгы Габделәхәт Гый­лемхан улы Хәкимов та үз чыгышында: "Сез бу бинаны бик күп көттегез, сез моңа лаек. Киләчәктә дә танылган, матур шәхесләр тәрбияләүдә әлеге мәдәният йорты юнәлеш бирсен иде", - дигән теләген җиткерде. Амин, шулай булсын.

Әтнәбез - республикада гына түгел, дөньякүләм танылган шәхесләр биргән як. Фәрит Бикчәнтәев тә юкка гына: "Әтнә - татар театрына да күп кенә артистлар биргән як. Яшәсен - Әтнә, яшәсен - Бәрәскә, яшәсен татар театры", - димәде. Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Илдар Хәйруллин: "Без Бәрәскәгә берничә ел элек мәчет ачылышына килгән идек. Ишетеп торабыз, Бәрәскә мәчете бүгенге көндә үз вазифаларын үти. Халык мәчеткә йөри, намаз укый. Ә бит республикабызда күпме мәчетләр төзелеп, ишекләренә йозак эленгәннәре дә бик күп. Мәчет кебек мәдәният йорты да үз вазифаларын үтәр дип ышанып калам", - диде.

Эшләр өчен мөмкинлек бар. Мәдәният йортының 240 кешегә исәпләнгән тамаша залы, иркен фойе, бильярд заллары авыл халкына эштән соң, күңелле ял булдыру өчен исәпкә алып эшләнгән.

Х.Гарипов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев