Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Автобуслар төзекме

"Укучы балаларны мәктәпкә автобуста йөртү бик отышлы инде ул", - диде бер танышым. Зур мәктәптә ныклы белем алу мөмкинлеге зуррак, дигән фикердә ул. Бу хакта укучыларныңәти-әниләре белән сөйләштем.Кызганычка каршы,төрле фикер бар. Автобус шоферлары белән дә аралаштым.Бүгенге көндә сары автобуслар 8 юнәлештә йөриләр. Күбесе бер юнәлештә генә дә, ким дигәндә ике-өч...

"Укучы балаларны мәктәпкә автобуста йөртү бик отышлы инде ул", - диде бер танышым.

Зур мәктәптә ныклы белем алу мөмкинлеге зуррак, дигән фикердә ул. Бу хакта укучыларныңәти-әниләре белән сөйләштем.Кызганычка каршы,төрле фикер бар. Автобус шоферлары белән дә аралаштым.Бүгенге көндә сары автобуслар 8 юнәлештә йөриләр. Күбесе бер юнәлештә генә дә, ким дигәндә ике-өч рейс ясарга мәҗбүр. Түбән Көекнеке әнә, көн саен 9ар рейс ясый. Автобуслары кечкенә диярсез. Анысы да дөрес, 18 урынлы гына ул.Югары Көек авылыннан шул автобуста Түбән Көеккә барып 21 бала укый. Нәтиҗәдә, әлеге авылга дүрт тапкыр барып килергә кирәк.

Шулай да автобус шоферы Илсур Әхмәдуллин:

  • Зур булса,авыл эчендә борылырга кыен булачак, - дигән фикердә.

Моннан тыш, автобусны төнге саклау урыннары барысында да юк. Хуҗалык гаражына куючылар бар үзе. Барысы да түгел. Кышка кергәнче моны уңай хәл итү кирәк. Янә бер проблема - автобуслар кайбер авыл эченә бөтенләйкермиләр. Рәсми сәбәбе - авыл юлы асфальтланмаган. Нәтиҗәдә рәсми сәбәпләре булмаган әти-әниләр, хәтта бабай-әбиләр нәниләрен авыл башына кадәр озата баралар һәм автобуска утыртып озаталар.

  • Бу үзара килешү нигезендә эшләнелә, - дип аңлатты моны мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Рәхимҗанова.

Нәкъ шул асфальт юл булмау сәбәпле, сары автобуслар бөтенләйкилмәгән авыллар да бар. Әйтик, Казак Үртәменә. Мәгариф бүлеге җитәкчесе сүзләренә караганда, шулай ук махсус килешү буенча, акча түләп, балаларныкүрше авыл мәктәбенә ата-аналары илтә.

Хәзер автобусларискерә башладылар. Гөлүсә Рәхимҗанова белән шундый -балаларны йөртү срогы чыккан автобусларны барладык. Быел Яңа Шашы һәм Күлле Киме автобусларын алыштырырга кирәк икән. Проблемалар күп. Шулай да күпчелекнең фикере катгый: кимчелекләр булса да, зур мәктәптә укуның өстенлекләре күбрәк. Мәгариф системасында барган үзгәрешләрне искә алсак, бу аеруча ачык чагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев